Логотип Магариф уку
Цитата:

Кышкы күңел ачулар фестивале 3 февральдә узачак

Кышкы гаилә күңел ачу фестиваленең вакытын 3 февральгә күчерделәр.

Кышкы гаилә күңел ачу фестиваленең вакытын 3 февральгә күчерделәр. Барлык чаралар да 11:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Горький паркында узачак. Шәһәр халкы биредә кар атышу буенча турнирда катнаша, итек киеп футбол уйный һәм зур каршылыклар полосасын үтә алачак.

Паркта кар атышу уеннарында катнашучылар көндәш команданың флагын алырга тиеш булачак. Шул ук вакытта аларга көндәшләренә кар йомарламнары да атарга кирәк. Биредә барлыгы бишәр кешедән торган алты команда катнашачак. Уенда катнашу өчен теркәлү узарга кирәк.
Ә итек киеп уйный торган футбол матчы «Рубин» ФК белән берлектә оештырыла. Биредә өчәр уенчыдан торган командалар көрәшәчәк. Теркәлү узарга кирәкми.

Тагын бер традицион кышкы күңел ачу – каршылыклар полосасы. Уеннарда катнашучылар төрле биремнәрне үтәргә тиеш булачак. Ярышларга теркәлү узарга шулай ук кирәкми, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.

Фәния Лотфуллина
Фото: Марат Мөгыйнов

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ