Логотип Магариф уку
Цитата:

«Кызыл ромашка» клубы утырышы татар галименә багышлана

Бүген 14.00 сәгатьтә Муса Җәлил музей-фатирында «Кызыл ромашка» клубының «Тынгысыз гомер юлы...» дип аталган чираттагы утырышы узачак.

Ул күренекле галимебез, филология фәннәре докторы, профессор, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты һәм башка бик күп бүләкләр иясе Хатыйп Миңнегуловка багышлана. 

2024 ел Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Хатыйп Миңнегулов татар әдәбияты фәненә зур өлеш керткән галимебез. Ул 1700 ләп  публикация авторы, шуның 70 е – китап, 23 е – монография. 

Хатыйп Миңнегулов Татарстан Милли музееның дусты, музейларда уза торган бик күп чараларда катнаша, кирәк вакыт саллы фикерләрен җиткерә.

Утырышта халык шагыйре Рәдиф Гаташ, татар әдәбияты белгече, филология фәннәре докторы, Татарстанның һәм РФның атказанган мәдәният хезмәткәре, галим Фоат Галимуллин, филология фәннәре докторы, профессор Нурфия Йосыпова, төрле елларда Хатыйп Миңнегуловта укыган шәкертләр, яшь җырчыбыз Рөстәм Егоров, Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары  һәм, әлбәттә, халкым, милләтем дип янып йөргән галим үзе катнашыр дип көтелә. 
 

Фото: Муса Җәлил музее сайтыннан 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ