Логотип Магариф уку
Цитата:

Ләлә апа машинкасы – музеебыз бизәге

Мәктәбебез музее фонды баеганнан-байый, әледән-әле төрле-төрле экспонатлар килә тора...

Менә бу уку елында да мәктәпкә ветеран укытучыларыбызны очрашу кичәсенә чакыргач, узган гасырның 70 – 80 нче елларында Урта Кирмән урта мәктәбендә рус һәм татар телләре укытучысы булып эшләгән Ләлә апа Абдуллинаның кызы – Әлфия ханым әнисенең эш хәлендәге язу машинкасын алып килде. Ул аны мәктәп музеенда тантаналы рәвештә үзе тапшырды, әнисе турында сөйләп, аның шигырьләрен укыды. Шулай ук Әлфия ханым әниләре якты дөньядан киткәннән соң, танылган мөгаллимә-шагыйрә һәм прозаик-публицист Ләлә ханымның иҗат эшләреннән туплап үзләре чыгарган китапны да бүләк итте.

 

Ләлә Бариевна Абдуллина 1925 елиың 11 октябрендә Казахстанның Талды-Курган шәһәрендә хезмәткәр семьясында туган. 1941 – 1944 елларда Алабуга педучилищесын, 1947 елда укытучылар институтын (ике еллыкны бер елда), 1962 елда педагогия институтын тәмамлап, кырык ел буе Мамадыш районы мәктәпләрендә балаларга рус һәм татар теле һәм әдәбиятын укыта, шул ук вакытта шигырьләр дә яза. Ләлә Бариевнаның шигырьләре республика матбугатында – «Совет мәктәбе» (1981, № 11), «Азат хатын», «Яшь ленинчы» кебек газета-журналларда басылып килде.  Алабугага күченеп киткәч, «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсенең иң актив әгъзаларыннан берсе була. Ул «1941 – 1945 елларда фидакяр хезмәт өчен», «Җиңүгә 30 ел», «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнгән. 1988 елның 14 декабрендә 64 нче яшендә каты авырудан соң вафат булды. 

 

Ләлә Абдуллина исеме райондашларыбызга гына түгел, башка төбәк шигырь сөючеләренә дә яхшы таныш. Шигъри җанлы бу мөгаллимә-остаз – чиксез хөрмәт һәм ихтирам казанган кеше. Шигырьләре кешелеклелек, тормышка мәхәббәт белән сугарылган. Ул һәрвакыт кешеләрне намуслы булырга чакырып, гаделлекнең өстенлеген исбат итеп, хисләнеп, ялкынланып язды. Шигырьләре күңелгә ятышлы, аңга сеңеп калырлык көче, җилкендерерлек хисе бар. Ләлә ханым күп язды – хисләрен җырга, шигырьгә әйләндерде. 

 

Чулман

Дулкынлана Чулман,

Дулкынлана Чулман,

Дулкыннарын бәрә ярларга,

Илһам өсти дәртле йөрәкләргә,

Гүзәллеген сибә җырларга.

Сиңа киләм, Чулман,

Акчарлагың булып,

Якты хыялларга уралып! –

Йөзим әле серле, иҗат диңгезендә,

Җырлар дәрьясыннан нур алып.

Дулкынлан син, Чулман,

Дулкынлан син, Чулман,

Дулкыннарың ашсын ярыңнан!

Сиңа киләм, Чулман,

Син – кояшлы язым,

Мин көчлерәк канат кагынам! 

                                    Ләлә Абдуллина

Ләлә Барый кызы кайсы гына мәктәптә  эшләсә дә, укучыларын иҗатка тартты, аларны төрле әдәби жанрларда эшләргә, иҗат итәргә өйрәтте, иҗат итүнең тәмен тоярга мөмкинлек бирде. Укыган елларымнан хәтерлим, мәктәптә укытучыбыз җитәкләгән “Яшь каләмнәр” әдәби-иҗат түгәрәге аша узмаган укучылар бик сирәк иде. Безнең Урта Кирмән мәктәбеннән иҗат кешеләренең, журналистларның күп чыгуы да шушы олы хезмәт нәтиҗәседер.     

Музейга китерелгән язу машинкасы эш хәлендә, утыр да яза да башла. Ирексездән, шул язу машинкасы артына утырып, үз шигырьләрен кәгазьгә төшерүче Ләлә ханым күз алдына килә.

 

Материал, фото: Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе музее җитәкчесе, тарих укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ