Логотип Магариф уку
Цитата:

Лениногорскида “Иң тату сыйныф” ачыкланды

Мәктәп елларын еллар үткәч тә сагынып сөйләрлек булсын иде дигән максаттан елның-елында “Тату гаилә серләре” дигән республика конкурсы уздырылып киленә.

Һәркайсыбыз үзенең мәктәп елларын хәтерендә яңартканда, күз алдына үзе укыган сыйныфы, сыйныфташлары килеп баса. Һәркайсы сагындырып искә төшә. Менә шуңа да мәктәп тәмамлап, биш, ун... хәтта кырык, илле ел үткәч тә, әле күпләр, ерак араларны якын итеп, туган мәктәпләренә сыйныфташлары белән эчкерсез очрашуларга җыела, якты хатирәләрен яңарта. 


Мәктәп елларын еллар үткәч тә сагынып сөйләрлек булсын иде дигән максаттан елның-елында “Тату гаилә серләре” дигән республика конкурсы уздырылып киленә. Бу көннәрдә аның төбәкләрдә муниципаль этабы бара. Лениногорскидагы Балалар иҗат йортында әлеге конкурс кысаларында ата-аналар комитетларының район күләмендәге этабы булып узды. Анда районның дүрт ата-аналар комитеты “Иң тату сыйныф”ны ачыклауда бәйге тотты. Анда катнашкан һәр класс командасы үзенең визит карточкасын тәкъдим итте, сорауларга җавап бирде, сәхнә осталыкларын, тапкырлыкларын  күрсәтте.


Киеренке бәйгедә Лениногорскидагы 2 нче урта мәктәпнең 6 нчы Б сыйныфының ата-аналар комитеты җиңүче дип табылды һәм ул район данын республика этабында яклау хокукына ия булды. Җиңүче классның сыйныф җитәкчесе – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анастасия Валерьевна Ершова.


Әлеге бәйгедә 2 нче урынга Лениногорскидагы 10 нчы, 3 нче урынга 1 нче һәм 14 нче урта мәктәпләрнең ата-аналар комитетлары лаек булды.


Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ