Логотип Магариф уку
Цитата:

«Лига Форум» берләштерә: Татарстанда 44 илдән килгән студентлар катнашында халыкара форум узачак

6–22 август көннәрендә Яр Чаллыдагы «Следопыт» лагеренда XII «Лига Форум» студентлар белем бирү форумы узачак. Быел ул өч сменада үтәчәк һәм тәүге тапкыр киң халыкара формат алачак.

– Форум «Следопыт» үзәге базасында өч сменада узачак. Биредә лидерлык сыйфатларын үстерүгә юнәлдерелгән махсус белем бирү программалары әзерләнде. Без проектта катнашучыларның һәркайсын яшьләр сәясәтенең актив өлеше итеп күрәбез, – дип билгеләп үтте Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

Форум өч тематик сменаны берләштерә. «Үсеш лигасы» (6–10 август) Татарстан студентлары өчен оештырыла. Катнашучылар лидерлык, карьера үсеше, эмоциональ интеллект буенча белем алачак.

«Көчәю лигасы» (12–16 август) Россия төбәкләреннән килгән студентлар үзидарәсе лидерларын һәм яшь җитәкчеләрне берләштерә. Программа команда белән эшләү, проект эшчәнлеге, остазлык һәм тәҗрибә уртаклашуга багышлана.

«Интеграция лигасы» (18–22 август) форумның халыкара юнәлеше буенча узачак. Татарстан Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов хәбәр иткәнчә, әлеге сменада 44 илдән 344 чит ил студенты катнашачак.

– Бу сменага Вьетнам, Эфиопия, Яңа Зеландия, Индонезия, Шри-Ланка һәм башка илләрдән студентлар киләчәк, – дип ассызыклап үтте ул.

Чит ил студентлары өчен мәдәниятара коммуникация һәм халыкара интеграция юнәлешләре әзерләнгән, ә белем бирү программасының бер өлеше инглиз телендә узачак.

Быел форумның гомуми темасы – «Аңлый. Сайлый. Үзен күрсәтә». Оештыручылар фикеренчә, ул студентларга үз потенциалын ачу, лидерлык сыйфатларын үстерү һәм проектларны гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр тудырачак.

Чараның хедлайнеры – җырчы, музыкаль продюсер Мартин.

Быел форум беренче тапкыр киң халыкара форматта узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ