Логотип Магариф уку
Цитата:

Лилия Галимова көндезге «тынлык сәгате» турында: "Халык ихтыяҗы канәгатьләндерелергә тиеш"

Татарстан территориясендә 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр көндезге «тынлык сәгате»н (бу вакытта җәмәгать тынычлыгын бозу тыела) кертү мөмкинлеге турында фикер алышканда, халык ихтыяҗына таянырга кирәк....


Татарстан территориясендә 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр көндезге «тынлык сәгате»н (бу вакытта җәмәгать тынычлыгын бозу тыела) кертү мөмкинлеге турында фикер алышканда, халык ихтыяҗына таянырга кирәк. Мондый фикерне брифинг барышында Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белдерде.




«Парламентарийларның бурычы – халык мәнфәгатьләрен чагылдыру. Әгәр җәмгыятьнең, безнең республикада яшәүчеләрнең мондый ихтыяҗы бар икән, димәк, ул канәгатьләндерелергә тиеш. Димәк, кешеләргә мондый мөмкинлекне тәэмин итү өчен дөрес закон формаларын табарга кирәк булачак», – дип билгеләп үтте Галимова.
«Татар-информ» ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр «тынлык сәгате»н билгели торган республика законына төзәтмәләр кертү белән шөгыльләнүен хәбәр иткән иде.

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ