Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрдә гарәп теле дәресен кертергә тәкъдим иттеләр

Анзор Музаев Россия мәктәпләрендә гарәп телен укыту мәсьәләсе хәл ителүе турында белдерде

Мәскәүдә узучы ХIX халыкара мөселман форумында Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анзор Музаев Россия мәктәпләрендә гарәп телен укыту мәсьәләсе хәл ителүе турында белдерде, дип хәбәр итә «Российская газета».

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры, мөфти Дамир Мөхетдинов фикеренчә, мәктәпләрдә гарәп теле дәресләрен кертү тарихи карар булачак, ул, РФ мөселманнары өчен яңа мөмкинлекләр ачып, ислам дөньясында хуплау табачак.

«Россия ислам уку йортларының укытучылар – дәүләт мәктәпләре өчен гарәп теле буенча белгечләр әзерләүгә аккредитация алу мөмкинлеге бар. Хәзер инде, күргәнебезчә, бу эксперимент дәрәҗәсенә күтәрелде – заявкалар да, ихтыяҗ да бар, укыту әсбаплары да әзерләнә», – ди ул.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ