Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрдә тарихтан яңа дәрес

Моннан унбиш еллап элек мәктәп программаларыннан милли-төбәк компоненты алып ташлангач, барысыннан да бигрәк тарих укытучыларына укучыларны Татарстан һәм татар халкы тарихыннан белем-мәгълүмат бирү сират күперен чыгу белән бер булды.

Укытучыларыбыз күпме тапкырлар инде чаң сугып карады. Әйтик, “Мәгариф” журналының узган елдагы декабрь санында Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең тарих укытучысы Рамил Хафиз улы Сөләйманов үзенең “Татарстан тарихын укыту проблемалары” дигән үткен телле мәкаләсендә бу уңайдан үзен борчыган мәсьәләләрне ачыктан-ачык күрсәтеп язган иде. Һәм менә, ниһаять, өстәге түрәләр мөгаллимнәребезнең ачыргалану-сызлануын ишеттеләр сыман. 

Ни өчен дигәндә, 2025 елның 1 сентябреннән 5 – 7 нче сыйныфлар өчен “Россия тарихы” фәне «Безнең төбәк тарихы» модуле белән тулыландырылачак. Россия Мәгариф министрлыгының бу хактагы боерыгы норматив-хокукый актлар проектларының федераль порталында чыккан.

«Безнең төбәк тарихы» дигән яңа курска Россия халыкларының рухи-әхлакый культурасы нигезләре кертеләчәк. Уку курсы кысаларында укучыларга ил халыкларының мәдәни тормышларының күптөрлелеге кыйммәтләре, һәр халыкка хас традицияләр, милләтара һәм диннәрара татулык һ.б. белән кызыксынуны хуплау турында сөйләячәкләр. Укучылар шулай ук төрле халыкларның үзара ярдәмләшү һәм хезмәттәшлек итүнең тарихи мисаллары турында беләчәк.

Боларның барысы да милли һәм этник кыйммәтләргә, дини хисләргә, дәүләт символларына ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итәр, дип уйланыла. Хәерлегә генә булсын! Югыйсә кече Ватаныңның, ягъни үз туган төбәгеңнең тарихын белми торып, ватанпәрвәр рухлы шәхесләр тәрбияләү мөмкин түгеллеге көн кебек ачык бит.


Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ