Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәрҗани мирасы буыннар аша күчә

Тарих институты директоры Радик Салихов, аның урынбасары Марат Гыйбатдинов һәм башка галимнәр үз чыгышларында Ш.Мәрҗанине күпкырлы шәхес, дин әһеле, педагог, тел белгече, татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы булуын бәян иттеләр, тәрҗемәи хәле, бәхетле дә, аянычлы да язмышы белән таныштырдылар.

Күренекле дин әһеле, галим Шиһабетдин Мәрҗанинең туган көне уңаеннан бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, бер төркем имамнар, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, татар халкының  зыялы затлары белән берлектә, аны искә алу чаралары үтте. Ул Яңа Татар бистәсендәге каберлегенә зиярәт кылу, дога кылудан башланып китте. Аннары анда катнашучылар дин кардәшебезнең исемен йөрткән  Казандагы иң борынгы таш мәчеттә Тарих институты галимнәре имамнар катнашында «Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы» дигән темага түгәрәк өстәл оештырды. 


Тарих институты директоры  Радик Салихов, аның урынбасары Марат Гыйбатдинов һәм башка галимнәр үз чыгышларында Ш.Мәрҗанине күпкырлы шәхес, дин әһеле, педагог, тел белгече, татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы  булуын бәян иттеләр, тәрҗемәи хәле, бәхетле дә, аянычлы да язмышы белән таныштырдылар. 


Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Шиһабетдин Мәрҗанигә, аның мирасына бүгенге заман дин галиме күзлегеннән  чыгып бәя бирде. «Гади генә хәзрәтебез дисәк тә, ул бөтен Әбү Хәнәфи мәзһәбендәге дөньяга тәэсир кыла торган шәхес булды. Әлбәттә, аның әсәрләре укылырга, өйрәнелергә тиеш һәм аның китаплары басылачак, Аллаһ боерса», – диде  мөфти.


 Шиһабетдин Мәрҗани 1918 елның  16 гыйнварында хәзерге Әтнә районы Ябынчы  авылында туган,  1889 елның 18 апрелендә Казанда вафат булган. 


 Альберт САБИР 
 
Фотолар Татарстан Диния нәзарәте  сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ