Логотип Магариф уку
Цитата:

Марат Әхмәтов: «Җәмгыятьнең укытучыга мөнәсәбәте ул – аның рухи көзгесе»

Бүген ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Казан утлары» журналы белән берлектә уздырылган «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» дип аталган әдәби конкурска йомгак ясалды. Конкурс укытучыларга, галимнәргә, татар халкының милли мәгариф тарихына мәктәп тормышына багышланган иде.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков: «Мин шагыйрь гаиләсендә туып үстем. Интернет белән чирләгән кеше буларак, киңәшчем Равил Фәйзуллинга: «Нәрсәгә кирәк ул шигърият?» –  дип кимсетүле сорау бирдем. Милләтнең, мәдәниятнең, мәгарифнең  нигезендә шигърият ята. Илһамлылык, музыка, җырлар шигърияттән туа, дип аңлатты ул миңа. Чыннан да,  музыка халыкта милли горурлык уята. Татар теле һәм әдәбиятның, татар телевидениесенең киләчәген шигърият билгели. Бүген «Татмедиа»да Марат Әхмәтов ярдәме белән күп проектлар гамәлгә ашырыла», – дип сәламләде тәбрикләү тантанасына җыелган каләм ияләрен.

Аның сүзләренчә, мондый конкурслар әдәбият үсешенә бик зур әһәмият бирә, башка регионнардан, районнардан кызыклы әсәрләр язучы, халыкчан авторларны табарга, яңа иҗади әсәрләр тудырырга ярдәм итә. Конкурска үз әсәрләрен Сүрия, Төркия, шулай ук Башкортстан, Удмуртия, Чуваш Республикасы, Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы авторлары да тәкъдим иткән.

ТР Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма  комитеты директоры Нурия Һашимова Укытучылар  һәм остазлар елында укытучыларыбызны, галимнәребезне хөрмәтләүдә Марат Готыф улы җитәкләгән комитет башкарган эшләрнең мөһимлеге турында ассызыклап үтте . «Сезнең белән эшләргә рәхәт. Алга таба да телебезне саклауда олы нәтиҗәләргә ирешергә язсын. Илебезнең, республикабызның патриотлары булып, бер фикердә һәм юнәлештә эшләргә Рәисебез, тырыш халкыбыз бар. Без – толерантлы республика. Үзебезне күрсәтергә бөтен яктан да  мөмкинләребез бар»,– диде ул үз чыгышында.

ТР  Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов: «Соңгы бер 30–40 еллар вакыт эчендә илебез язмышында җәмгыятебезнең тормыш кыйммәтләре үзгәрде. Әле дә хәтеремдә, безнең чорда балаларның, әти-әниләрнең, авыл халкының укытучыга мөнәсәбәте нинди булуы. Мин – үзем укытучы баласы. Әниебез әле дә исән-сау. Безгә биш бала өчен дә бу – зур бәхет. Минемчә, бу үтеп баручы елны Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан итү илебездә бара торган менә шушы мактап булмый торган күренешләргә җәмгыятьнең, халыкның игътибарын юнәлтү өчен игълан ителгәндер дип уйлыйм. Чөнки  җәмгыятьнең укытучыга мөнәсәбәте ул – аның рухи көзгесе. Халкыбыз укытучыны һәркем үрнәк итәрдәй шәхес итеп бәяли белә икән, димәк, җәмгыятебез рухи чиста, сәламәт», – дигән фикерләрен җиткереп, барлык җиңүчеләрне тәбрикләп бүләкләр тапшырды.

 

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ