Логотип Магариф уку
Цитата:

Марсель Миңнуллин: Сәламәтлек саклауга бәйле мәсьәләләрне кузгату планы бар

Марсель Миңнуллин диспансеризация үтү процессы үзгәрәчәге хакында сөйләде.

ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсенең йомгаклау коллегиясендә, диспансеризация үтү процессы уңайлырак булачагы хакында сөйләп узды.

«Якын арада Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Чаллы кебек зур шәһәрләрдә амбулатор звено эшендә билгеле бер үзгәрешләр булачак. Бу – поликлиникаларда диспансеризация үтү өчен аерым зоналар», - дип ассызыклады министр.

Марсель Миңнуллин әйтүенчә, авылда сәламәтлек саклауга бәйле мәсьәләләрне кузгату һәм бу җирлектә диспансеризациягә тагын да җентеклерәк якын килү планы да бар. Шулай ук кеше диспансеризация узарга тиешле вакыт кысалары да билгеләнәчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ