Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәшһүр останы искә алып

Татарның беренче профессиональ рәссамы - нәкышче, график, сынчы Бакый Урманченың туган көне уңаеннан (23 февраль 1897 - 6 август 1990) Казанның Урманче музеенда сәнгать мәктәбе укучылары өчен традицион «Остазга яреп» дигән осталык дәресе үтте.

Анда укучылар Б.Урманченың "Печән базары" дип аталган эшен күчереп ясадылар. Рәссамның иҗаты, тормыш юлы турында сөйләүче  кызыклы экспонатлар белән якыннан таныштылар. Осталык дәресендә Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиабиев та катнашты.

Б.Урманче. Автопортрет.
 

Урманче  иҗаты татар халкының яшәү рәвешен, тормыш-көнкүрешен тасвирлау белән беррәттән казакъ, рус, карел,  башкорт, уйгур, үзбәк һ.б. халыкларын  да  колачлый. 
Юкка гына аны сынлы сәнгатебезнең патриархы, аның башы, аксакалы димиләр.  Нәкый ага Исәнбәт сүзләре белән әйтсәк: " Без: "Яңа татар поэзиясенә һәм татар музыкасына нигез салучылар кемнәр?"- дип сораганда - беренчесе Тукай, икенчесе Сәйдәш, дип җавап бирсәк, инде: "Татар сурәтчелек сәнгатенең нигез салучысы кем? - дигәндә: ""Бакый ага Урманче!"- дип бүген хаклы рәвештә әйтә алабыз".

Б.Урманче. 
Сепаратор янында

Б.Урманче. Сөембикә

Татарстанның һәм РСФСРның халык рәссамы, Тукай премиясе лауреаты Бакый Идрис улы Урманче чыннан да ташка да, агачка да, киндергә дә сихри җан өргән үзе бер тылсымлы дөнья.

 

Материал, фото: Расиха Фаизова

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ