Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбен төрле милләт үз итә

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбе — Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәбе турында фикерләре белән уртаклашты.

– Әлеге мәктәптә иң тәртипле, иң акыллы балалар укый һәм шәп укытучылар белем бирә. Шуларның берсе – татар теле укытучысы – Казанга барып, Россия күләмендә узган Ел укытучысы конкурсында җиңү яулады.  Россиянең иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысына Альбина Вәлиева лаек булды. Мәскәү балалары Казанга барып олимпиадаларда беренче, икенче урынны яулыйлар, – дип сөйләде үз чыгышында Равил Әхмәтшин. 

Мәскәүдәге вәкил мәктәпкә татар балаларының аз килүе хакында да бәян итеп узды. Татар мәктәбендә тәртип булгач, башка милләт вәкилләре дә балаларын биредә укытырга тырыша икән. 

– Мәктәп директоры Россиянең атказанган укытучысы Роза ханым Хәбибуллина, бик тырышып, татар мохитен саклый. Биредә милли мәдәният юнәлеше дә көчле. Төрле милләт вәкиле укыса да, аларда татар мәдәнияте йогынтысы көчле. Татарча җырлыйлар, татарча бииләр, диде Мәскәүдәге  Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле.

Очрашу вакытында Татарстан делегациясен якташлык җәмгыяте эшчәнлеге белән дә таныштырдылар. Якташлык җәмгыятендә берничә мең кеше теркәлгән. Алар арасында Россиянең данлыклы шәхесләре бар. Мәсәлән, 6 татар медицина академигы дигән дәрәҗәле исем йөртә. Гомумән, медицина өлкәсендә эшләгән профессорлар, Татарстанга килеп, төрле районнарда консультацияләр дә оештыра, операцияләр ясыйлар. 

Исегезгә төшереп узабыз: бүген Мәскәүдә татар мөхәррирләре Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән очрашты.

 Сөмбел Таишева фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ