Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан мөхәррирләре Равил Әхмәтшин белән очрашты

Бүген Мәскәүдә татар мөхәррирләре Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән очрашты.

Очрашу вакытында Равил Әхмәтшин Казан кунакларын вәкиллек урнашкан бина тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштырып узды. Татарстаннан килгән кунакларга шулай зур коллектив белән килеп, төрле очрашуларда катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. 

Мәскәүдәге вәкиллек бинасы Татарстанның милке булып санала. Биредә  64 кеше эшли. 

– Вәкиллек төрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара. Халыкара юнәлеше көчле, чөнки чит илләр белән тыгыз элемтәдә торабыз. Еш кына Татарстан Мәскәү  акчасын суыра, «жуликлар» дип әйтәләр. «Жулик» булу өчен Мәскәүдә эшләргә кирәк. Рөстәм Нургалиевич ковид алдыннан Мәскәүдә 68 көн эшләде. Ике ай Мәскәүдә һәр килгән саен 10–15 очрашу була иде. Бөтен очрашулар нәтиҗә бирә инде алар, – дип сөйләде Равил Әхмәтшин мөхәррирләргә. 
 

 Сөмбел Таишева фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ