Логотип Магариф уку
Цитата:

ТР Министрлар Кабинеты алдынгы инженер мәктәпләренә грантлар бирү тәртибен раслады

Татарстанда 2024 елда алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерүгә субсидияләр рәвешендә грантлар бирү тәртибе расланды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карарына Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.

Май ахырында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү программаларын хуплау» грантын раслаган иде. Грант алучылар исемлегенә Казан федераль университеты, КНИТУ-КХТИ, А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ, Әлмәт дәүләт технология университеты «Югары нефть мәктәбе» һәм Иннополис университеты керде.

Югары уку йортларының һәркайсы 82 млн 356,18 мең сум акча алачак. Аларны хезмәт хакына, мәктәпләрнең эшләве өчен кирәкле эш һәм хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә, сатып алуларга, стипендияләргә һәм укучыларга матди ярдәмнең башка рәвешләренә тотарга мөмкин булачак.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ