«Мин һәм Татар теле»
23 нче ноябрь көнне Бауман урамында урнашкан «Ногай» кунакханәсенең Тукай залында татар теле буенча «Мин һәм Татар теле» үзөйрәткеченең авторы, педагогика фәннәре кандидаты, Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, танылган методист Кадрия Сөнгать кызы Фәтхуллова белән очрашу кичәсе узды.
Чара Татарстан китап нәшрияте тарафыннан оештырылды. Очрашуга Казан Федераль университетының галимнәре, студентлар, «Мин һәм Татар теле» китабын чыгаруга өлеш кертүчеләр һәм өченче буын университетында татар телен өйрәнүчеләр дә килгәннәр иде.
«Казан Федераль университетында 30 ел татар телен укытам. Бу китап минем күпьеллык тәҗрибәмә нигезләнеп язылды. Кеше телне дәрәҗәләргә бүлеп өйрәнә, шул сәбәпле үзөйрәткеч тә бүлекләргә бүленде. Беренчесендә сөйләм өчен кирәкле кечкенә диалоглар бирелсә, калган бүлекләр катлаулана бара, темалар конкретлаша. Өченче бүлек татар телен белүчеләр, халкыбыз мәдәнияте һәм бөек шәхесләрнең иҗаты белән кызыксынучылар өчен тәкъдим ителә. Китапның соңгы өлешендә матур әдәбият әсәрләреннән өзекләр, күренекле галимнәр турында текстлар да урын алды»,– дип уртаклашты Кадрия Фәтхуллова. Китап авторы кулланманың күренекле татар галимәсе, тел белгече, филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Флёра Садрый кызы Сафиуллинага багышлануын да ассызыклап узды.
КФУның татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Рәис кызы Галиуллина китапка бәя биреп: «Безнең кулыбызда булган «Мин һәм Татар теле» дигән китап ул Кадрия Сөнгәтовнаның өч дистә еллык хезмәтенең нәтиҗәсе. Китапның эчтелегенә килгәндә, биредә татар теленең беренче хәрефләреннән башлап зур текстларга кадәр бирелгән. Ул телне бөтенләй белмәгән, әле яңа гына ишеткән кеше өчен тулы һәм уңышлы китап. Соңгы өлешендә поэзия һәм проза үрнәкләре бирелгән. Болар барысы да безнең туган телебезнең байлыгын, матурлыгын сурәтлиләр. Әлеге китапта халык аваз иҗатына да зур игътибар бирелә. Гомумән, ул бүгенге заман таләпләренә җавап биргән хезмәтләрнең берсе»,– дип, рецензет буларак, фикерләре белән уртаклашты.
Чарада филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова һәм КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы мөдире, доцент, филология фәннәре кандидаты Мәдинә Рәшит кызы Саттарова да чыгыш ясадылар, Кадрия Фәтхулловага уңышлар теләделәр.
«Мин һәм Татар теле» китабы басылуга өлеш керткән Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты бүлеге, махсус проектлар редакциясе мөдире, нәфис сүз остасы Айсылу Галиева да очрашуда фикерләре белән уртаклашты: «Бу китапта инде без һәрбер дәрескә бирелгән диалогларны тавышландырдык. Аны «Китап» радиосы белән берлектә эшләдек. Кьюар код буенча кереп, һәркем үзе теләгән кадәрле әлеге аудиоларны тыңлый ала. Ир-ат тавышларын нәшриятның баш мөхәррире Айдар Гыймадиев, хатын-кыз тавышларын мин укыдым»,– дип әйтеп китте.
Соңыннан күренекле шагыйрә Ильмира Җәлилова татар телен саклап калуга багышланган тирән мәгънәле шигырен укып китте. Аннан күренекле татар язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Галимҗан Хәмит улы Гыйльманов та фикере белән уртаклашты. Мәхәббәт турында шигырьләр укып, кунакларны таң калдырды.
Чарада Кадрия Фәтхуллова татар телен яратучылыр, өйрәнергә теләүчеләр өчен файдалы киңәшләре, күпьеллык тәҗрибәсе белән уртаклашты. Очрашу авторның шәхси тренингы, диалоглар коруга нигезләнгән кызыклы интерактив белән үрелеп барды.
Тренинг ахырында татар телен өйрәнүчеләр «Ай былбылым» җырын көйләделәр. Чара авторга кызыклы сораулар бирү, авторграф алу белән тәмамланды. Татар телен өйрәнүчеләр өчен әлеге очрашу бик файдалы булды.
Айсылу Шакирова 10.2-501 төркем студенты
Гүзәл Нәбиуллина гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты
Фото: Дарья Анферова





Комментарийлар