Яр Чаллы укучысы – ясалма фәһем буенча Бөтенроссия олимпиада призёры
20 ноябрьдә Валентина Терешкова исемендәге Милли космик үзәктә ясалма фәһем буенча VI Бөтенроссия олимпиадасы олимпиада җиңүчеләрен һәм призёрларын бүләкләү тантанасы узды.
Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясендә белем алучы 11 нче сыйныф укучысы Денис Кузнецов бронза призёр исеменә лаек булды һәм III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Быел интеллектуаль ярышта дөньяның 63 иленнән якынча 70 мең мәктәп укучылары һәм көллият студентлары катнашты.
Олимпиаданың барлык призёрлары информатика фәне буенча Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл алу мөмкинлегенә ия. Бу илнең әйдәп баручы югары уку йортларына кергәндә өстенлекләр бирәчәк.
Казан шәһәренең 75 нче гимназиясендә укучы 11 нче сыйныф укучысы Руслан Нуруллин исә «Йолдызлы экипаж» махсус номинациясендә җиңү яулады. Финалистларны, аларның әти-әниләрен һәм остазларын котлыйбыз!
Фото – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан.





Комментарийлар