Татарстан педагоглары иң яхшы ун команда исемлегенә керде
Мәскәүдә «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Мәгариф флагманнары» Бөтенроссия проекты финалы тәмамланды.
Илнең төрле төбәкләреннән килгән 13 меңнән артык гариза арасыннан финалда катнашу хокукын 46 субъекттан нибары 100 команда яулады. Иң көчле ун команда исемлегенә Татарстан Республикасыннан берьюлы ике коллектив керде. Алар «Лицеисткалар» – Бөгелмә шәһәренең 2 нче лицее педагоглар коллективы һәм «Сәяхәт» – Казан шәһәренең Киров районы Балаларга өстәмә белем бирү үзәге командасы.
Республикабыз Россия мәгарифенең алдынгы төбәкләреннән берсе булып санала. Инновацияләр һәм югары технологияләр үзенчәлекле педагогик алымнар формалаштыруга ярдәм итә. Татарстан педагоглары Мәскәүдә дә югары дәрәҗәдәге әзерлекләрен күрсәтте. Финалның берничә көне дәвамында катнашучылар үзләренең һөнәри осталыкларын раслады. Алар бер сәгать эчендә мөстәкыйль рәвештә тәрбия чарасы әзерләде һәм аны Мәскәү мәктәп укучылары өчен үткәрде.
Шулай ук укытучылар катлаулы педагогик очракларны хәл итте. Финалда җиңүчеләр «Мәгариф флагманнары» һөнәри берләшмәсенә кушылды. Бу аларга тәрбия проектларын киңәйтү һәм Россия мәктәпләренең киләчәгенә турыдан-туры йогынты ясау мөмкинлеге бирәчәк.





Комментарийлар