ЯҢАЛЫКЛАР
-
Казанда беренче ярдәм күрсәтү буенча чемпионат җиңүчеләрен билгеләделәр
24–25 октябрьдә Казанның 182 нче политехник лицеенда «Беренчеләр хәрәкәте» һәм Россия Кызыл Хачы оештырган беренче ярдәм күрсәтү буенча республика чемпионаты узды. Татарстанның иң яхшы 40 командасы практик биремнәрдә көч сынашты.
-
«Беләсем килә!» уены балаларны татар мәдәнияте белән таныштыра
«Беләсем килә!» өстәл уены балаларга татар халкының тарихын, телен һәм мәдәни мирасын өйрәнергә ярдәм итә. Проект мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, башлангыч һәм урта сыйныф укучыларына исәпләнгән.
-
Мәктәпләрдә шахмат дәресләре үткәрергә тәкъдим иттеләр
РФ Иҗтимагый палатасы сәркатибе урынбасары Владислав Гриб мәктәпләрдә математика дәресләре кысаларында шахматка берничә сәгать бүлеп бирергә тәкъдим итте.
-
Укытучыга хөрмәт
Казансу буенда Укытучылар йорты ачылды, аның бакчасына укытучыга һәйкәл куелды. Татарстан мәгарифе тарихына бу чын мәгънәсендә мөһим вакыйга буларак кереп калыр.
-
«Авыл укытучысы». Финал
Кайбыч районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп мәктәбендә «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2026» республика бәйгесенең йомгаклау этабы тәмамланды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты һәм «Мәгариф» журналы редакциясе белән берлектә быел ул 13 нче тапкыр оештырылды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Ак Барс кардәшлек символы
23 октябрьдә Кыргызстандагы данлыклы Ыссык күлдә «Ак Илбирс» фәнни-тикшеренү тернәкләндерү үзәге ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов каташты.
-
Урманчыга бүләккә 45 төп агач
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузуюров Кайбыч районы Олы Кайбыч авылындагы ял паркына танылган урманчы Илгиз Хәффазов хөрмәтенә 45 имән үсентесе утыртуны башлап йөрде.
-
Казанда «Җиңү тавышлары» яңгыраячак
26 октябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә «Җиңү тавышлары. Төбәкләр» фестиваль-конкурсының көндезге этабы узачак.
-
Совет чоры мәгърифәтчесе
Кайчакта тарих һәм язмыш үзе үк кайбер кешеләрне сайлап ала кебек. Алар, гади генә яшәп тә, үзләренең хезмәте, фикере, ныклыгы белән бөтен бер чорның йөзен, рухын билгели ала. Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов – нәкъ шундый шәхесләрнең берсе. Тышкы кыяфәте белән үк игътибарны җәлеп иткән Мирза аганың быел май аенда 100 еллыгы билгеләп үтелә.
-
Татарстанда иң яхшы билингваль балалар бакчасын билгелиячәкләр
«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» гранты конкурсына гаризалар кабул итү башланды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Быел республиканың 37 муниципаль берәмлектән 42 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы катнашу өчен гариза тапшырган.
-
Татарстан эзтабарлары Идел буе федераль округы слетында беренче урын яулады
Татарстан командасы Түбән Новгород өлкәсендә узган «Беркем дә онытылмый» («Никто не забыт») эзтабарлар отрядларының XII округ слетында гомумкоманда зачетында беренче урын алды. Слетның 12 еллык тарихында республика командасы беренче тапкыр җиңүче булды. 2027 елда округ проектының финалы Татарстанда узачак.
-
Камчатка – утлы таулар иле
Кавказ, Байкал, Алтай, инде, ниһаять, Камчатка. Психологлар «урта яшь кризисы» дияр, бәлки. Без моны «эштән чыкканчы» ял итү дип атыйбыз. Җәйге ялның атна-ун көнен тау-кыялар, шарлап аккан елгалар, вулканнар янында уздырмасак, ял да итмәгән кебек. Алай гына микән? «Кыргый» шартларда ял итү – елга бер булса да эш, йорт, бала-чага мәшәкатьләреннән арынып, яшь парлар кебек бер-береңне генә кайгыртып яшәү, яңадан ачу, тагын бер кат гашыйк булу мөмкинлеге дә икән әле.
-
Мәктәп укучыларының тәртибенә билге ничек куела?
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы 2026/27 уку елында эксперимент кысаларында 2-8 сыйныф укучыларының тәртибенә билге кую кагыйдәләрен раслады.
-
«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе депутатлары Казандагы балалар бакчаларының торышын өйрәнә
«Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары Казанның Вахитов районындагы 209 нчы балалар бакчасында булды. Алар учреждение бинасын һәм аның территориясе белән танышты, педагоглар һәм җитәкчелек белән очрашты, ремонт мәсьәләләре турында фикер алышты.
-
Падел
Соңгы елларда Татарстанда зур тизлек белән спортның янә бер төре таныла башлады. Теннис һәм бадминтонны хәтерләткән бу уенны балалар да, олылар да үз итә. Тренерлар исә аны бер кичтә уйнарга өйрәнергә мөмкин, ди. Таныш булыгыз – падел.




