ЯҢАЛЫКЛАР
-
Мәктәпләрдә падел дәресе кертергә мөмкиннәр
Россия падел Федерациясе әлеге спорт төрен мәктәп программасына кертү өчен кирәкле документлар әзерләгән һәм Россия Мәгариф министрлыгы белән сөйләшүләр алып бара. Бу хакта федерациянең генераль директоры Алексей хәбәр итте, дип яза РБК.
-
Казанда Хаков укулары
21–22 октябрьдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы галимнәре күренекле тел белгече, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, шәрәфле профессор Вахит Хаковның 100 еллык юбилее уңаеннан «Хаков укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция үткәрә.
-
Мәктәп укучылары фәнни фестивальдә катнаша
24 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Казан илкүләм тикшеренү техник университетында (КНИТУ) «Физхим алгарыш» республика проекты кысаларында өч фестиваль узачак. Чарада 7–11 сыйныфларда белем алучы 1600 мәктәп укучысы катнашыр дип көтелә.
-
Халык хәтере сандыгын ачкан галим
Фатих Урманчеев мирасы — татар фольклористикасының гына түгел, төрки халыкларның рухи мәдәниятен өйрәнүнең дә кыйммәтле хәзинәсе.
-
Тарих фәненнән телдән имтихан кертелә
9 нчы сыйныфларда тарихтан телдән имтихан кертү укучыларның материалны эзлекле аңлата, чыганаклар белән эшли һәм үз фикерләрен дәлилли белүен тикшерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы эксперты, Шадринск дәүләт педагогика университетының тарих һәм хокук кафедрасы доценты Светлана Подкорытова хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
-
Казанда халыкара «Тумашева укулары» уза
20–22 октябрьдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында академик Диләрә Тумашеваның тууына 100 ел тулуга багышланган «Тумашева укулары: хәзерге тюркологиянең проблемалары һәм перспективалары» дип аталган халыкара фәнни конференция уза.
-
«На краю» детектив веб-сериалының икенче сезоны дөнья күрде
«На краю» детектив веб-сериалының икенче сезоны экраннарга чыкты (6+)!
-
Казанның 181 нче мәктәбе укытучылары федераль конкурста җиңү яулады
Казанның 181 нче мәктәбендә тарих укытучысы Ринат Кадыйров һәм чит телләр укытучысы Айгөл Кадыйрова гомуми белем бирү системасында тарихи мәгърифәтчелеккә багышланган методик эшләнмәләр конкурсында беренче урынга лаек булды. Алар «Укучыларның проект эшләрен оештыру буенча иң яхшы тәҗрибә» номинациясендә җиңү яулады.
-
Казанда Равил Бохараевны искә алалар
Габдулла Тукай әдәби музеенда 21 октябрьдә шагыйрь, прозаик, драматург, тәрҗемәче һәм журналист, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Бохараевның тууына 75 ел тулуга багышланган «Мин үземнең гасырны тойдым» дигән әдәби-музыкаль кичә оештырыла.
-
Укытучы эшен нәрсә җиңеләйтә?
Сыйныф календаре, укучылар өчен биремнәр тактасы һәм цифрлы ярдәмче — укытучылар әлеге сервисларны үз эшендә кулланырга тели. Бу хакта Сферум платформасының VI Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумы кысаларында үткәргән сораштыруы күрсәтә.
-
Апас районында педагоглар өчен республикакүләм семинар узды
Апас районында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары республика семинары узды. Чара ике телле мохиттә мәктәпкәчә белем бирү федераль программасын (ФОП ДО) гамәлгә ашыруга багышланды.
-
Көзге каникул графигы билгеле
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2026/2027 уку елына бердәм каникул графигын раслады.
-
Зәмирә Рәҗәпова тамашачысына күңелен ачты
«Әй, язмыш, язмыш...» – Зәмирә Рәҗәпованың яңа концерт программасы гына түгел, ә тормышының иң бәхетле һәм иң сагышлы мизгелләрен ачкан ихлас сөйләшү дә. Шигырь, җыр һәм шәхси истәлекләр үрелеп барган бу кичәдә тамашачы артистка белән бергә сөенде дә, күңеле тулып елады да.
-
Фигуралы шуу буенча чыгыш ясады
Татарстан вәкиле Риана Кадыйрова Россия Гран-прие этабында җиденче урын алды.
-
Ренат Харисның 85 яшьлек юбилее конференция кысаларында узды
16 октябрь көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «XX–XXI гасыр татар әдәбияты, мәдәнияте һәм заманча әдәби стратегияләр» дип аталган фәнни-гамәли конференциянең тантаналы ачылышы үтте. Ул Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның 85 яшьлек юбилеена багышланган иде.




