Ишетми калмагыз
-
«Физхим алгарыш» проекты физикадан 100 видеомәсьәлә тәкъдим итте
«Физхим алгарыш» республика проекты сайтында мәктәп программасы нигезендә әзерләнгән физика буенча 100 видеомәсьәлә урнаштырылган. Алар көндәлек тормыштагы күренешләр аша физика законнарын һәм формулаларын аңларга ярдәм итә.
-
Балаларның ялы кызыклы, файдалы булсынга
Татарстанда 2027 елда шәһәр яны балаларны савыктыру лагерьларында гамәлгә ашыруга игълан ителгән профильле һәм тематик программаларның бердәм республика смотр-конкурсы башланды.
-
Татарстанда иң яхшы билингваль балалар бакчасын билгелиячәкләр
«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» гранты конкурсына гаризалар кабул итү башланды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Быел республиканың 37 муниципаль берәмлектән 42 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы катнашу өчен гариза тапшырган.
-
Мәктәп укучыларының тәртибенә билге ничек куела?
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы 2026/27 уку елында эксперимент кысаларында 2-8 сыйныф укучыларының тәртибенә билге кую кагыйдәләрен раслады.
-
Көзге каникул графигы билгеле
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2026/2027 уку елына бердәм каникул графигын раслады.
-
«Планетада дежур торучы» сменасы тәмамлана
Бүген «Байтик» сәламәтләндерү комплексы базасында «Планетада дежур торучы» («Дежурный по планете») Бөтенроссия космик сменасын тантаналы ябу чарасы уза.
-
Татарстан мөгаллимәсе Алия Шаһаева проекты «Евразия» халыкара премиясендә өченче урын алды
Мәскәүдәге «Россия» милли үзәгендә «Евразия» халыкара премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.
-
Көзге каникуллар җитә
Россия Мәгърифәт министрлыгы мәктәпләргә көзге каникулларны 2026 елның 26 октябреннән 3 ноябренә кадәр үткәрергә киңәш итте.
-
Казанның Иске Татар бистәсендә кино күрсәтәләр
14 һәм 15 октябрьдә Казанның Иске Татар бистәсендә ачык кино күрсәтүләр узачак.
-
Татарстан педагоглары — Бөтенроссия мәктәп музейлары конкурсында җиңүчеләр арасында
«Патриот» паркының конгресс-күргәзмә үзәгендә Бөтенроссия мәктәп музейлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
-
Бөтенроссия урманны саклау акциясе узачак
Агымдагы елның 10 октябрендә «Урманны саклыйк» («Сохраним лес») Бөтенроссия акциясе кысаларында Казан янындагы җирлекләрдә агач үсентеләре утыртылачак.
-
Мәктәпләрдә Татарстан флагын урнаштыру мәҗбүри булачак
Дәүләт һәм муниципаль милектәге спорт объектларында, шулай ук мәгариф оешмалары биналарында Татарстан Республикасының Дәүләт флагын урнаштыру мәҗбүри булачак.
-
Камал театры сәхнәсендә 45 пар өйләнеште
Гаилә кору тантанасында Татарстанның һәр районыннан бер пар катнашты.
-
Җиңү яулаган укытучыларыбыз
Татарстан мөгаллимнәре – иң көчлеләр арасында.
-
Укытучылар көне белән котлыйбыз!
Бүген Укытучылар бәйрәме.




