Роберт Миңнуллинны искә алалар
Казанда 19 ноябрьдә 10:00 сәгатьтә Муса Җәлил музей-фатирында «Кызыл ромашка» клубының чираттагы утырышы форматында әдәби-музыкаль салон узачак.
Чара Әниләр көне уңаеннан оештырыла. Ул Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай, М. Җәлил һәм А. Алиш премияләре лауреаты, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллинга багышлана. Музей хезмәткәрләре шагыйрьнең бер әңгәмәсеннән өзек китерә: «Минем иҗатымда әнкәй образы бик зур урын алды... Чөнки Җирдәге иң бөек кеше – Ана!»
Чарада катнашачак кунаклар:
* язучы Галимҗан Гыйльманов;
* шагыйрьнең якыннары;
* Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары;
* «Сабантуй» журналы хезмәткәрләре;
* җырчы Рөстәм Егоров.
Программада Роберт Миңнуллинның шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак, шулай ук шагыйрьгә багышланган «Гомер моңы» спектакленнән өзекләр күрсәтеләчәк. Музей-фатирның адресы: Казан шәһәре, Муса Җәлил урамы, 17 нче йорт.





Комментарийлар