Мәгариф автор яңалыклары
-
Кукмараның күппрофильле лицее капиталь ремонттан соң ачылды
Кукмараның күппрофильле лицее капиталь төзекләндерүдән соң укучылар өчен ишекләрен ачты. Биредә яңартылган уку йортын ачуга багышланган тантана узды.
-
Марат Әхмәтов Түбән Камадагы балалар экология-биология үзәге белән танышты
ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Түбән Кама районына эш сәфәре барышында балалар экология-биология үзәге белән танышты.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Марат Әхмәтов Әгерҗе гимназиясе укучыларын Белем көне белән котлады
1 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Әгерҗе районына эш сәфәре барышында Советлар Союзы Герое Асаф Габдрахманов исемендәге 1 нче гимназиядә булды һәм укучыларны яңа уку елы башлану белән котлады.
-
Мәктәп укытучыларының бер ставкасы атнага 18 сәгатьне тәшкил итә
Мәктәп укытучылары өчен бер ставка күләмендәге атналык педагогик йөкләнеш 18 сәгать тәшкил итә. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
-
Рөстәм Миңнехановның Белем көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Белем көне белән котлады.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Илсур Һадиуллин Белем көне белән котлады
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Белем көне белән котлады.
-
Бала һәм яңа коллектив
Яңа уку елына аяк бастык. Балаларның кайсы балалар бакчасына, кайсы мәктәпкә китте. Ә кемнәрнеңдер яңа коллективка килеп кергән булуы ихтимал. Бу санда шул хакта сөйләшик.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Фәрит Мөхәммәтшинга «Казанның мактаулы гражданины» исеме бирелде
Казан ратушасында Республика һәм Шәһәр көннәре алдыннан бүләкләү тантанасы узды.
-
Марат Әхмәтов Теләче районында яңартылган балалар бакчасы ачылу тантанасында катнашты
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Теләче районына эш сәфәре вакытында Үзәк авыл җирлегендә капиталь төзекләндерелгән балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Замана баласын хезмәткә ничек өйрәтергә?
Бүгенге дөнья тиз үзгәрә. Санлы технологияләр, ясалма интеллект һәм тормышның автоматизацияләнүе безгә уңайлыклар тудыру белән бергә, тәрбия өлкәсендә җитди сораулар да калкытып чыгара. Шул сорауларның берсе – хезмәт тәрбиясе. Без кулланучылар җәмгыятендә яшибез, ә мондый шартларда балада хезмәткә мәхәббәт уяту чын каһарманлыкка тиң эшкә әйләнеп бара.
-
Татар яшьләре көннәре: йөзләгән делегат, йолдызлы кунаклар һәм яңа мөмкинлекләр
Татар яшьләре көннәренең төп максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту.
-
250 меңнән артык укытучы ясалма фәһем белән эшләргә өйрәнәчәк
Россиянең 250 меңнән артык укытучысы ясалма интеллектны дәрестә файдалану буенча бушлай курс үтә алачак. «Укытучы эшендә ясалма фәһем» дип аталган курс өчен гаризалар сентябрьдә «Дәүләт хезмәтләре» порталында кабул ителә башлый.
-
Дәрес вакытында телефонны куллану тыела
1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә укучыларның дәрес вакытында телефон кулланмау таләбе рәсми рәвештә гамәлгә керәчәк. Ул Россия Мәгариф министрлыгы боерыгы белән беркетелә.
-
«Күзлек» балалар театр лабораториясенең өченче сменасы тәмамланды
Казанда «Күзлек» балалар театр лабораториясенең өченче сменасына йомгак ясалды. «Чулпан» мәдәни үзәгендә узган фестивальдә лабораториядә катнашучылар әзерләгән сәхнә эскизлары тәкъдим ителде.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына 115 мең сум түләнәчәк
Татарстанда укучыларын татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларга әзерләгән укытучыларга 115 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. Акчалата бүләкнең түләнү тәртибен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты раслады.




