Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан шәһәр филармониясе «Диләфрүзгә дүрт кияү» музыкаль спектаклен тәкъдим итә

20, 21 һәм 29 ноябрьдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә Казан шәһәр филармониясе һәм «Казан» бию ансамбле «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакленең премьерасын тәкъдим итә.

Туфан Миңнуллинның танылган комедиясе яңа сәхнә куелышында музыкаль спектакль формасында тәкъдим ителә. Әсәр 1970 нче елларда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә зур уңыш казанган һәм озак еллар театр репертуарында булган.

Яңа куелышта драматик вакыйгалар вокал һәм хореография белән үрелеп бара. Спектакльдә Казан шәһәр филармониясе артистларының җырлары, «Казан» бию ансамбленең биюләре һәм сәхнә костюмнары бербөтен тамаша тудыра.

Әсәрнең төп герое Диләфрүзнең күңелен берьюлы дүрт егет яуларга тели. Җәмил, Шәкүр, Галим һәм Исмәгыйльнең һәркайсы үзен кызга иң лаеклы егет дип саный. Алар арасындагы көндәшлек көлкеле хәлләргә һәм көтелмәгән вакыйгаларга китерә.

Диләфрүз ролен Татарстанның халык артисты Рөстәм Закировның кызы, Россия театр сәнгате институты (ГИТИС) студенты Миләүшә Закирова башкара. Спектакльдә шулай ук Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи, Руслан Закиров, Рафаэль Якупов, Айгиз Хәйдәршин, Алмаз Хәсәнов һәм Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Сөнәгатова катнаша.

Спектакль татар телендә бара. Рус телле тамашачылар өчен синхрон тәрҗемә каралган.

Фото: Казан шәһәр филармониясе матбугат хезмәте
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ