Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда әкият терапиясе үткәрелде

25 нче ноябрь көнне Казан үзәгендә урнашкан «Сәләт» йортында «Туганнарыбыз-Яратканнарыбыз» гаилә берләшмәсе «Камин алдындагы кичә» дип исемләнгән әкият терапиясен үткәрде.

Әлеге чара әниләр көненә багышлап уздырылды. Кичәгә Казан мәктәпләре һәм балалар иҗат үзәкләре укытучылары, укучылары һәм әниләр чакырылган иде.

Тормышчан, файдалы әкиятләрне радиожурналист, «Трамплин» хәйрия фонды җитәкчесе Элвира Галлямова укыды. Һәр әкияттән соң кунаклар белән җанлы әңгәмә үткәрелде. Кичәгә килгән балалар әниләр өчен шигъри күчтәнәчләр әзерләгән булган. Алар, кунакларның күңел кылларын тибрәндереп, бүләкләрен тапшырдылар.

Рамилә Сөйләйманова. Автор фотосы.

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ