Казанда авиатөзелештә компьютер модельләштерү буенча Бөтенроссия олимпиадасы башлана
2026 елның 24-25 ноябрендә А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КАИ) базасында авиатөзелеш өлкәсендә компьютер модельләштерү буенча Бөтенроссия студентлар олимпиадасы узачак. Интеллектуаль бәйге Россия Федерациясенең Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә оештырыла.
Олимпиаданың төп максаты – талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларны хуплау, студентларның санлы проектлау һәм инженерлык анализлау күнекмәләрен үстерү. Шулай ук әлеге чара яшь буын арасында инженерлык һөнәрләренең абруен күтәрүгә юнәлтелгән.
Бәйге Казан белән һәм ил авиатөзелеше үсеше белән тыгыз бәйләнгән күренекле авиаконструктор Михаил Петрович Симонов истәлегенә багышлана.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар