Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаилә мәгълүмат базасы эшли башлады

Россия гаиләләренә ярдәм итү, социаль өлкәдәге уңай тәҗрибәләрне тарату максатыннан, «Россия төбәкләре – балалы гаиләләргә ярдәм» Бөтенроссия мәгълүмат базасы эшли башлады. Әлеге ресурс төбәкләрдә һәм муниципаль дәрәҗәдә гамәлгә ашырылган нәтиҗәле социаль проектлар, гаиләләргә ярдәм чаралары һәм дәүләт органнары эшчәнлеге белән танышырга мөмкинлек бирә.

Мәгълүмат базасы дәүләтнең социаль бурычларын үтәү, гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшырту һәм хакимият органнары эшенә җәмәгатьчелек ышанычын арттыру максатында булдырылган.

Проектның төп юнәлешләре – социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәләрендәге уңай тәҗрибәләрне тарату, яшь буынны дәүләт структуралары эшчәнлеге белән таныштыру, норматив-хокукый актларны гамәлгә ашыру барышын яктырту.

Порталда дәүләт органнарының эш нәтиҗәләре, Россия законнарындагы яңалыклар, суд практикасы, шулай ук балалы гаиләләргә каралган социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат урнаштырыла. Ресурс киң җәмәгатьчелек өчен ачык һәм бушлай.

Мәгълүмат базасы белән рәсми портал⁠ аша танышырга мөмкин.

Әлеге проект төбәкләрдәге уңай тәҗрибәләрне берләштерү, социаль ярдәм мөмкинлекләре турында халыкка мәгълүмат җиткерү һәм гаиләләргә ярдәм итү өлкәсендәге нәтиҗәле эшләрне киң җәмәгатьчелеккә танытуга юнәлтелгән.

Фото: нейрочелтәр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ