Логотип Магариф уку
Цитата:

Буыннар арасындагы элемтәләрне барлаучы конференция

Казан шәһәренең 95 нче табигый-фәнни лицее базасында «Шәхесләр. Заман. Хәтер - Люди. Время. Память» дип исемләнгән төбәкара укучыларның туган якны өйрәнү конференциясе узды.

Казан шәһәренең 95 нче табигый-фәнни лицее базасында «Шәхесләр. Заман. Хәтер - Люди. Время. Память» дип исемләнгән төбәкара укучыларның туган якны өйрәнү конференциясе узды. Ул буыннар арасындагы элемтәләрне дәвам итү, ата-бабаларының ил, республика, шәһәр язмышындагы урыннарын аңлау, республиканың данлыклы шәхесләре өчен горурлыкны үстерү максатларында оештырыла.

Туган якны өйрәнүгә багышланган бу конференциягә 5 юнәлештә 469 дән артык эш кабул ителде. Биредә Россиянең 12 өлкәсеннән: Башкортостан, Марий Эл, Чувашстан Республикалары, Саха (Якутия), Ульяновск, Свердловск, Түбән Новгород, Киров, Оренбург өлкәләре, Пермь, Хабаровск крае, Беларусь, Дагестан һәм Татарстаннан 1-11 сыйныф укучылары, педагогик хезмәткәрләр, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре, гомуми белем бирү оешмаларының иҗат коллективлары катнашты. Аларның эшен танылган язучылар, шагыйрьләр, мәгариф һәм сәнгать әһелләре бәяләде.

Конференция биш юнәлештә эшләде.

Педагогик хезмәткәрләрнең «Мәгариф. Үсеш юнәлешләре» секциясе. Биредә педагоглар үзләренең инновацион тәҗрибәләре белән уртаклашты, заман таләпләренә җавап бирерлек белем бирү системасы нинди булырга тиешлеге турында фикер алышты.

«Әдәби туган як. Дуслыкта без көчле!» секциясе. Яшь туган якны өйрәнүчеләр һәм нәфис сүз осталары әдәбият дөньясына сәяхәт кылды. Алар әдәбиятның халыкларны һәм күңелләрне берләштерүче рухи күпер булуын ассызыклады.

«Гаиләм – горурлыгым» секциясе. Биредә иң тәэсирле, күңелгә үтеп керерлек чыгышлар яңгырады. Укучылар үзләренең якыннары, язмышлары ил һәм туган як тарихы белән тыгыз бәйләнгән гаилә әгъзалары турында сөйләде.

«Ватанымның сүнмәс йолдызлары. Азат Аббасов варислары» секциясе. Геройлар һәм күренекле шәхесләр турындагы эзләнү эшләренә аерым урын бирелде. Батырлык һәм Ватанга хезмәт итү үрнәге булган шәхесләр турындагы истәлекләр яшь буын күңелендә яши.

«Табигать фәннәрендә алга китеш» секциясе. Лицейның табигый-фәнни юнәлештәге традицияләрен дәвам итеп, яшь тикшеренүчеләр үз проектларын тәкъдим итте. Алар фәннең киләчәге бүгеннән үк башлануын дәлилләде.

Чарада Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова да катнашты.
- Әлеге чара фән, тарих һәм ватанпәрвәрлек бәйрәменә әверелеп, төрле төбәкләрдән килгән яшь эзләнүчеләрне, аларның остазларын һәм кунакларны бер мәйданга җыйды. Конференция буыннар бәйләнешенең, туган якка мәхәббәтнең яңа ачышларга һәм казанышларга илһам бирүен тагын бер кат раслады, - дигән фикерен җиткерде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ