«Көзләрдән юату эзләмә!» – Равилә Шәйдуллина-Муратның әдәби кичәсе узды
11 нче ноябрь көнне КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Көзләрдән юату эзләмә!» – Равилә Шәйдуллина-Муратның әдәби дөньясы…» дип исемләнгән чара үтте. Ул Татарстанда югары педагогик белем бирүнең 150 еллыгына һәм Көнчыгыш педагогия институтында татар бүлеге ачылуның 100 еллыгына багышланган иде.
Равилә Шәйдуллина-Мурат – Казан педагогия институтының татар бүлеген тәмамлаган күренекле язучы һәм эшмәкәр, лирик шигырьләр, тормышчан проза, балалар өчен язылган әсәрләр авторы. Аның үзенә генә хас язу стиле бар, ә әсәрләре милли рух, тарихи хәтер, туган җиргә мәхәббәт белән сугарылган.
Чарада студентлар “Ялантауга ай кунган” җыентыгыннан өзек тәкъдим иттеләр. Шулай ук Казан балалар филармониясе вокаль ансамбле, Казан шәһәренең 16 нчы гимназия укучылары чыгыш ясады. Равилә Шәйдуллина-Муратның сүзләренә язылган җырларны Айнур Каюмов һәм Тамчыгөл Камаева яңгыратты. «Иҗатыгыз гөрләп торсын», – дип, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушев язучыга һәм тамашачыларга ике җыр бүләк итте.
Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин, ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты Айнур Тимерханов, ТР Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров булды. Алар ихлас күңелдән Равилә ханымны котлап, сәламәтлек һәм иҗади уңышлар теләделәр.
Беренче тапкыр үткәрелгән Равилә Шайдуллина-Мурат премиясен дә билгеләп үтәргә кирәк. Премиягә Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары — Зиһаншина Румия һәм Шәмсевәлиева Зәлия лаек булдылар. «Минем бүләгем татар телен һәм әдәбиятыбызны үстерүгә булышса, мин бәхетле булыр идем»,– дип өстәде шагыйрә.
Азалия Мөхәрләмова





Комментарийлар