Татарстан яшьләренә 300 мең сумлык грант
Республикабыз яшьләре социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен ТР Яшьләр эшләре министрлыгы аша 300 мең сумга кадәр грант алырга мөмкин.
Быелгы бәйге биш номинациядә оештырыла: «Мастера будущего / Киләчәк осталары» иҗат, һөнәри үсеш, яшьләр медиасы һәм фән өлкәсенә, «Малая Родина – большая Победа / Туган җирем – горурлыгым» кече территорияләрне үстерүгә, мәдәни-тарихи традицияләрне саклауга юнәлдерелгән. Моннан тыш, яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау, юл хәрәкәте иминлеге буенча проектлар «Добрый Татарстан / Изге Йөрәкләр», «Здоровое будущее / Сәламәт милләт» номинациясендә бәяләнәчәк. Гаилә кыйммәтләре, патриотик тәрбия, инвалидларга, сәламәт мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү, мәдәниятара һәм милләтара хезмәттәшлекне үстерү, коррупциягә каршы көрәш инициативаларына өстенлек бирүчеләр «Укрепление традиционных ценностно-смысловых и нравственных ориентиров / Традицион кыйммәттләрне – мәгънәви һәм әхлакый ориентирларны ныгыту» номинациядә катнашыып үз осталыкларын күрсәтә алачак. Гаризалар 2026 елның 18 декабрьгә кадәр дәвам итә. Бу проектта 18 – 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.
Конкурс «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырала.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар