Альберт САБИРОВ автор яңалыклары
-
Эш сөйгәнне – ил сөяр
Авыл мәктәпләренең бүгенге торышы белән танышу максатыннан Әлки районының Түбән Әлки авылына сәфәр кылдык. Ике катлы белем йорты башкалардан аерылып тора. Җилкапканы ачып керүгә, ике яклап тезелеп киткән чыршылар, зур мәйданны биләп торган яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы күзгә ташлана. Бер мәлгә үзеңне агрокөллияткә килеп кергән кебек хис итәсең.
-
Сугыш чоры балалары
Бөек Җиңү көнендә без үткәнгә борылып карарга гадәтләнгәнбез. Җиңү шатлыгын татыганчыга кадәр никадәр күз яшьләрен түгәргә, якыннарыбызны югалтырга туры килгән. Ватан азатлыгы өчен көрәшкә киткәндә бишектә генә калган балалар язмышы турында да уйланам мин. Аларны бигрәк тә Ренат Харис, Рәдиф Гаташ, Фоат Галимуллин, Гәрәй Рәхим кебек әдипләр бик оста тасвирлыйлар. Чөнки алар 1941 елда дөньяга аваз салганнар, «Без – 41 нче ел балалары» дип күп тапкырлар сөйләгәннәре бар. Алар төрле төбәкләрдә туып үссәләр дә, язмышлары бер – бала чакта әти дип әйтә алмаганнар, әле күпмесе Бөек Җиңү көннәрен әтисез, ярым ятим бала булып бәйрәм иткән. Ил язмышы белән кешеләрнеке бергә үрелеп бара шул. Сугыш ачысы һәм Җиңү шатлыгы мәңге онытылмаслык.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Экологик иминлек» чисталыктан башлана
Казандагы «Балалар экология-биология үзәге»ндә экологик чара узды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Мәктәп кулинарлары. Кем оста?
Казанда укучылар арасында «Мәктәп кулинарлары марафоны» конкурсының ярымфиналы тәмамланды.
-
Педагог-галим Мирза Мәхмүтовка 100 ел
Мирза Мәхмүтовның педагоглык һәм иҗтимагый эшчәнлегенең иң күренекле өлеше мәгариф өлкәсе белән бәйле.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Мөмкинлекләр чикләнмәгән
29 апрельдә Яшел Үзән шәһәрендә «Фестиваль возможностей»ны ачу тантанасы булды.
-
Туган тел олимпиадасына йомгак ясалды
24 апрель көнне «Гаилә һәм мәктәп» журналы КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә мәктәп укучылары өчен оештырган Туган тел олимпиадасына нәтиҗәләр ясады.
-
Башкала татарча сөйләшә
Мәскәүдәге Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы этномәдәни татар компонентлы белем бирү мәктәбе – Россия башкаласында татар телен өйрәнергә мөмкин булган бердәнбер белем йорты. Туган телебезне саклап калу һәм үстерүдә әлеге мәктәптә 10 елдан артык эшләп килгән КФУның Каюм Насыйри институты мәгариф-мәдәни үзәге дә зур өлеш кертә. Биредә түләүсез курслар, мәдәни чаралар, татар җәмәгатьчелеге һәм яшьләре белән очрашулар үткәрелә. Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, башкаладагы татар милли-мәдәни автономиясе белән дә актив эшчәнлек алып барыла.
-
«Парламент дәресе – 2026» кысаларында узган республика конкурслары җиңүчеләрен бүләкләделәр. Фоторепортаж
22 апрельдә Татарстан Дәүләт Советында «Парламент дәресе – 2026» кысаларында узган республика конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
-
Татарстан парламентына конкурста җиңүчеләр җыелды
22 апрельдә Татарстан Дәүләт Советында «Парламент дәресе – 2026» кысаларында узган республика конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чарада Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов һәм башка рәсми затлар катнашты.
-
Казанда методистлар форумы узды. Фоторепортаж
30 – 31 мартта Казанда «Методик эшне үстерүдә алгарыш проектлар технологияләре» темасына II республика методистлар форумы узды.
-
Казанда II республика методистлар форумы узды
30 – 31 мартта Казанда «Методик эшне үстерүдә алгарыш проектлар технологияләре» темасына II республика методистлар форумы узды. Бу чара 1958 –1976 елларда ТАССР мәгариф министры вазифасын башкарган академик Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтовның 100 еллык юбилеена багышлана. Ул күпкырлы шәхес: хәрби разветкада хезмәт иткән булуына карамастан, тыныч тормышта, мәктәпләргә проблемалы укытуга нигез салган танылган педагог- җитәкче, филология фәннәре кандидаты, педагогика фәннәре докторы буларак фәндә үз эзен калдырган галим. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин форумда ясаган чыгышында Мирза Мәхмүтовны галим, җитәкче һәм гаҗәеп үзенчәлекле кеше буларак тасвирлады. Аның истәлегенә чаралар ел дәвамында барачагын билгеләп үтте. Мирза Мәхмүтовның хәләл җефете, педагогика фәннәре кандидаты Диләрә Шакирова һәм галимнең элеккеге аспирантлары истәлекләр белән уртаклашты.
-
«Ел укытучысы - 2026» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы уңышлы узды. Фоторепортаж
«Ел укытучысы – 2026» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына нәтиҗәләр ясалды.
-
«Ел укытучысы – 2026»: Бердәм команда уңышы
Татарстан педагоглары «Ел укытучысы – 2026» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында быел 7 номинациядә көч сынашты. Алар арасында чыгыш ясаган «Туган телдә тәрбия һәм укыту төркеме» тәрбиячеләре аерым игътибарга лаек. Анда Казандагы 358 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Галиева җиңүче булды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Адымнар»да беренче «Еники укулары»
Татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники иҗаты совет чоры татар әдәбиятының иң якты үрнәге булып санала. Аның барлык әсәрләрен дә китап укучылар яратып кабул итә, әдәби тәнкыйть һәм каләмдәшләре тарафыннан да югары бәяләнә алар. Үзе исән чагында ук хезмәтләре Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булуы, Татарстанның халык язучысы исеме бирелү, Хезмәт Кызыл байрагы һәм Почет Билгесе орденнары белән бүләкләнүе 90 яшен тутырып бакыйлыкка күчкән әдипнең бай әдәби мирас калдырып китүе хакында сөйли. Аның «Ана һәм кыз», «Кем җырлады», «Әйтелмәгән васыять» хикәяләрен, «Саз чәчәге», «Йөрәк сере», «Рәшә», «Воҗдан», «Соңгы китап» повестьларын укыган балалар әдипнең иҗаты һәм тормыш юлы белән кызыксынмый калыр идеме икән?! Зур көрәш юлы узган, Бөек Ватан сугышы ветераны Әмирхан Еники язмышы үзе роман язарлык!




