Логотип Магариф уку
Цитата:

Экологик иминлек» чисталыктан башлана

Казандагы «Балалар экология-биология үзәге»ндә экологик чара узды.

   Анда ТРның «Чиста булачак» яшьләр экология хәрәкәте активистлары,  Казанның 10 әйдәп баручы югары уку йортлары һәм көллиятләре студентлары, экоүзәк хезмәткәрләре, барлыгы 100 дән артык активист катнашты. Чараның мәртәбәле кунаклары  арасында ТР экология министры урынбасары Илнур Насретдинов, танылган хоккейчы, «Ак Барс»  хоккей командасының элеккеге капитаны, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты әгъзасы Данис Зарипов бар иде. Акция 18 апрельдән 3 майга кадәр бөтен ил буйлап уза торган «Без чисталык өчен» Бөтенроссия шимбә өмәләре атналыгы кысаларында узды.

Шунысын да әйтик: бу көннәрдә Россия төбәкләрендәге чишмәләрдә, паркларда һәм урманнарда, мәдәни мирас объектларында, туристлык маршрутларында, тарихи һәйкәлләр һәм тыюлыкларда  чисталык  акцияләре уза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ