Логотип Магариф уку
Цитата:

«Алабуга һәм Менделеев төбәкләренең ташъязма истәлекләре» китабын тәкъдим иттеләр

«Алабуга һәм Менделеев төбәкләренең ташъязма истәлекләре» китабын тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Китап Татарстанның Алабуга һәм Менделеевск районнары территориясендә бүгенге көнгә кадәр сакланып калган гарәп язулы ташъязма истәлекләрне фәнни әйләнешкә кертүгә багышланган.

Басмада гарәп язулы истәлекләрнең, ягъни борынгы кабер ташларының фотосурәтләре, оригиналь текстлар һәм аларның хәзерге телгә тәрҗемәләре тәкъдим ителгән. Китап тарихи-мәдәни мирасны өйрәнүчеләргә, галимнәргә һәм туган як тарихы белән кызыксынучы киң даирә укучыларына кызыклы булачак.

Хезмәтнең авторлары – эпиграфика, тарихи-мәдәни мирас һәм татар язма истәлекләре өлкәсен өйрәнүдә танылган галимнәр Раиф Мәрданов һәм Ирек Һадиев.

Фото: Гүзәл Закирова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ