Логотип Магариф уку
Цитата:

Халык варислары

Татарстан Халыклар Дуслыгы йортында «Идел буе варислары» III шәһәр халык сәнгате фестиваль-конкурсының йомгаклау чарасы узды.

Анда катнашучылар Идел буе халыклары – татар, башкорт, рус, чуаш, мари, удмурт, мордва халыклары вәкиллләренең гореф-гадәтләрен, гаилә традицияләрен, халык киемнәрен, туган телләрен, җырларын, уеннарын  күрсәттеләр.  Чыгышларда барлык халыкларның  бердәм, дус-тату яшәүләре калку итеп күрсәтелде. Бу күркәм бәйгедә Казанның 77 балалар бакчасыннан тәрбиячеләр һәм 426 бала катнашты,  261 нче «Сәйлән» балалар  бакчасы  коллективы беренче урынны алды. 

Узган ел  Гран-прига  лаек булган  идек. Анда  без татар халкының  быел исә рус халкының бай мәдәни мирасын төрле яклап күрсәтә алдык.  Мондый чарада  даими катнашу тәрбиячеләргә һөнәри яктан, мәктәпкә барырга әзерләнүче балаларга интеллектуаль яктан үсәргә киң мөмкинлекләр ача,  диде Татарстанның атказанган укытучысы,  «Сәйлән» балалар  бакчасы  мөдире  Тәнзилә  Сөнгатуллина.

 Шунысын да әйтик:  Татарстан Халыклары Дуслыгы йорты  әлеге  чараны  Мостай Кәрим исемендәге Фонд, ТР Башкортларының милли-мәдәни берләшмәсе, 187 нче балалар бакчасы белән берлектә үткәрде.  Быел  Гран-при   Совет районындагы 153 нче балалар бакчасы  коллективына тапшырылды.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ