Милли мәгариф: кичә, бүген, иртәгә
Татарстанда милли мәгарифнең бүгенге хәле, туган телләрне укытуның нинди юллар белән алып барылуы, якшәмбе мәктәпләренең эшчәнлеге һәм республикадан читтәге татар мәктәпләренә күрсәтелә торган ярдәм турында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова белән сөйләштек.
Системалы эш нәтиҗәсе
– Алсу Сәмигулловна, Татарстанда милли мәгарифнең агымдагы торышын Сез ничек бәяләр идегез? Бүген мәгариф системасында ТР халыкларының нинди телләре өйрәнелә?
– Милли мәгариф системабыз агымда тотрыклы эшләп, үсеш юлында дип бәяләр идем. Соңгы елларда туган телләрдә белем һәм тәрбия бирү күрсәткечләре тотрыклы кала, туган телләрдән имтихан сайлаучы укучылар саны арта, һөнәри бәйгеләрдә республика укытучылары федераль дәрәҗәдә алдынгы урыннар яулый. Бу – системалы эш нәтиҗәсе. Бүгенге көндә мәктәпләребездә биш телдә укыту һәм тәрбия эше оештырылган. «Туган тел», «Туган телдәге әдәбият» дәресләре кысаларында җиде тел фән буларак өйрәнелә. Балалар бакчаларында тәрбия рус, татар, чуваш, удмурт, мари, мордва телләрендә алып барыла торган төркемнәр эшли. Халкыбызның мәдәни мирасын саклауга, милли үзаң тәрбияләүгә юнәлдерелгән өч –«Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү», «Дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру», «Татар халкының милли үзбилгеләнүен саклау» дәүләт программалары эшләп килә.
– Туган телдә (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) укыту, туган телләрне өйрәтү эше ничек оештырылган?
– Татар телендә укыту-тәрбия эше республикабызның 555 мәктәп һәм филиалында алып барыла. Шулай ук 81 мәктәп һәм филиалда чуваш телендә, 19 – удмурт, 15 – мари, 3 сендә мордва телләрендә белем һәм тәрбия бирелә. Туган телләрне укыту федераль кануннар буенча әти-әниләрнең гаризалары нигезендә оештырыла. Әйтик, барлык укучыларның 64 проценты туган тел яки Татарстан Республикасының дәүләт теле сыйфатында татар телен өйрәнсә, 35 процент – туган (рус) телен, 1 процент чуваш, удмурт, мари, мордва, башкорт телләрен сайлый. Шулай ук Буа, Аксубай, Нурлат районнарында 2 – татар һәм чуваш телләрен өйрәнүче мәктәпләр дә бар. Туган телләрне укытуны камилләштерүгә министрлык тарафыннан зур игътибар бирелә: бу фәннәрнең укытучылары һәм мәктәп җитәкчеләре өчен ел саен, күрше республикалардан тәҗрибәле белгечләр чакырып, методик киңәшмәләр уздырыла. Һәр туган тел буенча федераль эш программалары эшләнгән, барлык мәгариф оешмалары кирәкле информацион-методик ресурс белән тәэмин ителгән. Туган тел һәм әдәбият буенча йомгаклау аттестациясен сайлау өчен шартлар тудырылган, соңгы өч елда мондый укучылар санының уңай динамикасы күзәтелә.
Телне дәрестән тыш та өйрәнеп була
– Балаларның дәрестән тыш вакытта телләр һәм гореф-гадәтләр өйрәнү өчен нинди мөмкинлекләре бар?
– Мөмкинлекләр күп: мәктәп һәм өстәмә белем бирү оешмалары базасындагы түгәрәкләр, туган телләрдә алып барыла торган театр студияләре, «Сәйяр» республика балалар һәм яшьләр театр фестивале, «Илһам» бөтенроссия бәйгесе, фәнни-гамәли конференцияләр, фольклор һәм халык һөнәрләренә багышланган чаралар, музей педагогикасы һәм башкалар. Ел саен республика ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында «Дуслык», «Нурлы алан», «Бүләк», «Без – Тукай оныклары», «Тартария» кебек профильле тел сменалары, «Сәләт» яшьләр үзәге белән берлектә Биләрдә «Болгар – Туган тел» форумы оештырыла. Туган тел, Рус теле, Милләтләр бердәмлеге көннәренә багышланган чараларда, «Зур этнографик диктант», «Россия Федерациясе халыкларының туган телләрендә диктант», «Татарча диктант» акцияләрендә катнашу да зур тәрбияви көчкә ия. Бу эштә гаиләнең ролен популярлаштыруга аерым игътибар бирәбез. Быел Россия Президенты карары белән яңа бәйрәм өстәлде: ел саен 8 сентябрь Россия халыклары телләре көне буларак билгеләнеп үтәчәк.
– Төп мәктәпләрдән тыш, якшәмбе мәктәпләре дә бар бит. Аларда эш ничек корылган?
– Якшәмбе мәктәпләре һәм бүлекләре – республикада туган телләрне, мәдәниятләрне һәм гореф-гадәтләрне саклауның үзенчәлекле юнәлеше. Агымдагы елда республикада 111 бүлек эшли, аларда 30 милләтнең теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре өйрәнелә. Мондый бүлекләр мәгариф оешмалары һәм Халыклар дуслыгы йортлары каршында эшли. Казанда 25 ел инде юридик зат статусына ия үзенчәлекле оешма – Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе уңышлы эшләп килә, аның тәҗрибәсе бик бай. Әле шушы көннәрдә генә куанычлы вакыйга булды: әлеге мәктәпнең эшчәнлеге Россия күләмендә югары бәяләнеп, җитәкчесе Маринэ Хухунашвили «Милләт горурлыгы – 2026» («Гордость нации – 2026») премиясенә лаек булды. Бер мәктәптә, бер параллельдә бер милләт балаларының саны аз булган очракта, туган тел, гореф-гадәтләрне өйрәнү өчен мондый мәктәпләр – яхшы мөмкинлек. Бу юнәлешкә алга таба да зур игътибар биреләчәк.
– Мәктәп укучылары өчен туган телләр буенча олимпиадалар, конференцияләр һәм конкурслар үткәрелә. Алар ни дәрәҗәдә популяр һәм нәтиҗәле?
– Бу чаралар бик популяр һәм аларга куелган таләп тә урынлы. Туган телләр буенча республика олимпиадаларында ел саен меңләгән укучы катнаша, елдан-ел югары нәтиҗә күрсәтүче районнар да бар, мәсәлән, Саба, Мамадыш, Арча, Актаныш, Мөслим, Балтач районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре. Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Сәйяр» театр коллективлары фестивале киң колач белән биш телдә үтә торган зур бер хәрәкәткә әйләнде. Министрлыкның календарь планы кысаларында утыздан артык фәнни-эзләнү конференциясе үтсә, муниципаль берәмлекләрдә үтә торган чараларның саны бермә-бер артык. Мондый чаралар төп ике вазифа башкара: беренчедән, сәләтле балаларны ачыклап, аларны үстерү; икенчедән, буыннарны берләштереп, тарих, әдәбият, тел һәм сәнгатьне бер җепкә тезеп, милләтләр татулыгын булдыру.
– Милли мәктәпләр һәм балалар бакчалары өчен үткәрелгән Россия һәм республика конкурслары турында да сөйләшик әле.
– Республика күләмендә Телләр комиссиясе ярдәме белән балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә туган телләрдә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучылар арасында бәйге оештырыла: милли мохит булдыру, туган телгә кызыксыну үстерү, рухи мирасны саклау проектлары өчен иң яхшылар 50 мең сумлык акчалата премия белән бүләкләнә. Шундый ук бәйге мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмалары арасында да үткәрелә, алдынгы проектларга 500 мең сум күләмендә грант бирелә. Шулай ук ун елдан артык «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика бәйгесе уза: лауреатлар республика бюджетыннан 500 мең сум күләмендә грантка ия булалар.
Россия күләмендә үткәрелә торган «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» бәйгесенә дә тукталасы килә. Әлеге дәрәҗәле һөнәри бәйгедә Татарстан вәкилләре ел саен иң беренче бишлектә: быел Казанның 11 нче лицее укытучысы Резидә Курамшина 2 нче, 358 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Галиева 3 нче урын яуладылар.
Милли мәгарифкә ярдәм
– Министрлык милли мәктәпләргә методик яктан ничек ярдәм итә? Милли телләрдә заманча дәреслекләр һәм цифрлы ресурслар җитәрлекме?
– Методик ярдәм Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Фәннәр академиясе һәм Казан федераль университеты белән берлектә оештырыла: семинарлар, зона фәнни-методик киңәшмәләре, ассоциация кысаларында даими эшләүче вебинарлар. Алда әйткәнчә, бу оешмалар һәм анда эшләүче педагоглар өчен бәйгеләр.
Бүгенге көндә федераль дәреслекләр исемлегендә татар теле һәм әдәбиятыннан укыту-методик комплектлар бар, тагын 30 укыту-методик комплект, яңартылып, федераль экспертизага юлланды. Ел саен мәктәпләргә татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре кайтартыла, рус, татар, чуваш, удмурт, мари, мордва телләрендә матур әдәбият сатып алына. Дәресләр өчен медиаматериаллар «Электрон мәгариф», «Мәгърифәт», «Татарча онлайн мәктәп» платформаларына урнаштырылды. Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил иҗаты буенча плакатлар, «Каравон» өстәл уеннары мәктәп һәм балалар бакчаларына җиткерелде. Күптән түгел «Ак барс» банкы хәйрия фонды ярдәме белән мәктәпләргә алтмыштан артык интерактив такта алынды, бу алдагы елларда Телләр комиссиясе белән башланган эшнең дәвамы булып тора. Цифрлы ресурслар ягы да җитәрлек: «Ана теле» онлайн мәктәбе, «Бала» мультимедиа китапханәсе, «Татар иле» электрон энциклопедиясе, «ШАЯН ТВ» балалар платформасы һәм башкалар. Эш дәвам итә.
– Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республикадан читтәге татар мәктәпләренә ярдәм итүгә зур игътибар бирә. Россия төбәкләрендәге татар мәктәпләренә нинди ярдәм күрсәтелә?
– Мәгариф өлкәсендә чит төбәкләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне оештыру безнең министрлыкның өстенлекле эш юнәлешләренең берсе булып тора. Бүгенге көндә министрлык белән 36 төбәк арасында килешүләр төзелде. республиканың муниципаль районнары аерым төбәкләргә беркетелде.
Министрлык тарафыннан укыту-методик һәм матур әдәбият белән бушлай тәэмин итү Россия төбәкләренең этномәдәни (татар) мәктәпләре өчен зур ярдәм булып тора.
Укытучыларның эш сыйфатын камилләштерүгә һәм аларның квалификациясен күтәрүгә зур игътибар бирелә. Ел саен республиканың Мәгарифне үстерү институтында татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм татар мәктәпләре директорлары өчен курслар уза. Ай саен Россия төбәкләре мәктәпләре өчен вебинарлар оештырыла, аларда Россия төбәкләреннән 300 дән артык педагог катнаша. Үзара хезмәттәшлекне ныгыту, тәҗрибә уртаклашу, методик ярдәм күрсәтү максатыннан ел саен төбәкләрдә татар мәгарифе көннәре, мәктәп директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар-киңәшмәләр үткәрелә.
Шулай ук методик ярдәм күрсәтү максатыннан Каюм Насыйри институтының үзәкләре Россиянең 12 төбәге һәм 5 чит илдә эшләп килә. Үзәк эше кысаларында татар телен өйрәтү буенча бушлай курслар, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре лекцияләре, фәнни конференцияләр оештырыла.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында һөнәри конкурслар бик әһәмиятле. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы», «Туган тел» татар теле һәм әдәбияты укытучыларының мастер-класслар бәйгеләрендә укытучылар катнашып җиңү яулыйлар.
Яшьләрне туган телне үстерүгә юнәлдерелгән чараларда катнашуга җәлеп итү максаты белән республикада татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада үткәрелә. Олимпиадада җиңүчеләр татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада катнашалар. Ел саен Халыкара олимпиада Россия Федерациясе төбәгеннән һәм чит илдән 500 укучы һәм студентны берләштерә. Традиция буенча олимпиадага туган тел форумында йомгак ясала.
Яңа мөмкинлекләр
– Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе эшли. Сезнең идарәнең әлеге комиссия белән үзара хезмәттәшлеге ничек төзелә?
– Бу хезмәттәшлекнең эш юнәлешләре бик киң, алар турында инде алда әйтелде дә. Комиссия ярдәме белән мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларына укыту-методик әсбаплар, матур әдәбият, плакатлар, өстәл уеннары эшләнә һәм таратыла, дәреслекләр белән тәэмин итү өчен матди ярдәм бирелә. Комиссия тәкъдиме белән туган телдән имтихан тапшырган чыгарылыш укучылары белән махсус очрашулар оештырыла, имтиханны уңышлы бирүчеләрне һәм аларның укытучыларын бүләкләү оештырыла.
– Алсу Сәмигулловна, спойлер буларак, Милли мәгариф дөньясында якын арада планлаштырылган иң якты вакыйгалар турында да сөйләгез әле.
– 2026 ел безнең өчен бик тә истәлекле: без Россия халыклары бердәмлеге елын һәм республикада Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакярлеге елын билгелибез. Бу ел дәвамында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 һәм герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган чаралар зурлап узды һәм әле ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Октябрь ахырында чуваш, удмурт, мари, мордва телләре укытучылары өчен методик конференция планлаштырылган. Елдагыча тиздән «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең мәктәп һәм муниципаль этаплары башлана. Ноябрьгә кадәр «Мәдәниятләр диалогы» республика проекты дәвам итә, йомгаклау чарасы буларак Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты базасында зур конференция узачак. Туган телләрдән республика олимпиадалары. Чуваш телен өйрәнүче укучылар өчен «Аталан» форумы, Татарстан халыклары телләрендә фәнни-гамәли конференция – шулай ук якын планда.





Комментарийлар