Альберт САБИРОВ автор яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Рөстәм Минңеханов «Инноватика»да укытучыларны җыйды
15 августта Лаеш районы Усад бистәсендә быел төзелгән «Инноватика» күп профильле лицеенда Татарстан Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте, аны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды.
-
Пар аккошлар кебек
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең математика укытучысы, «Авыл укытучысы – 2021» конкурсы җиңүчесе Равил Кәримов гаиләсе турында озак сөйләргә, саллы мәкалә язарга булыр иде.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Ислам картасы» кулланышка керәчәк
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Т-Банкның ислам банкингында әлеге юнәлеш буенча җитәкчесе Әсхәт Гыйниятов белән эшлекле очрашу үткәрде. Анда сүз Т-Банкының «Ислам картасы»н куллану хакында сүз барды.
-
Бүген Сарман районы мәгариф бүлеге башлыгы Гөлшат Идрисованың туган көне
Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз!
-
Татар телендә имтихан бирүчеләр арта
Мәктәпләрдә 2023/2024 уку елының соңгы кыңгыравы шалтырады. Чыгарылыш сыйныф укучылары колагында бу сихри тавыш бик озак яңгырап торыр әле.
-
Тыйганнарыннан тыелып яшибез
Үз парыңны табу җиңелме? Бу мәңгелек сорау кебек яңгырый. Соңгы елларда гаилә кору серләренә мәктәп балаларын да өйрәтә башладылар. Һәр кеше үз куышын корырга, бәхетле парлар булып гомер кичерергә тели. Бу язма әнә шундый парларның берсе – Казандагы 183 нче гимназия укытучы Лилия Фаил кызы Арсланова һәм аның гаиләсе хакында.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Җиде туй гөрләп узды
Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында бу атнада 7 туй гөрләде.
-
Мәгърифәт һәм тәрбия юлында хезмәт итмәктә
Казандагы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнелә торган Каюм Насыйри исемендәге 80 нче татар-рус мәктәбе үзенең 100 еллыгын билгеләп үтә. Киләсе елга тагын бер юбилей көтелә – күренекле мәгърифәтче, педагог, галим Каюм Насыйриның тууына 200 ел. Бу уку йорты 2021 елдан башлап бөек шәхес исемен йөрткәнлектән, бәйрәм чаралары аның исеме белән үрелеп бара. Шул уңайдан мәктәп директоры, педагогика фәннәре кандидаты, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Роберт МАНСУРОВ белән әңгәмә кордык.
-
Казанда чик сакчылары бәйрәм итте
Россия Чик сагы хезмәте туган көн 1958 елдан башлап исәпләнә.
-
«Йолдыз»лы эстафета ярышлары
Апаста «Йолдыз» газетасы кубогына җиңел атлетика буенча ярышлар узды.
-
Теләчедә педагогларның «август киңәшмәсе»
Бүген Теләчедә август киңәшмәсенең милли мәсьәләләргә багышланган секция утырышы узды.
-
Казан БРИКС илләренең спорт уеннарына әзер
12 – 23 июньдә Казанда БРИКС илләренең спорт уеннары башлана.
-
«Болгар җыены»нда бүләккә хаҗ юлламасы
19 майда 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» уза.
-
Кадыбаш инженер кадрлар әзерләячәк
Әгерҗе районы мәгариф тормышында ел да үзенең казаныш- лары белән куандырып килгән Кадыбаш урта мәктәбенә 125 ел тулды. Бу истәлекле датаны да алар зурлап билгеләп үтте. Укытучылар һәм остазлар елын ябу уңаеннан районда узган тантаналы чарада әлеге белем йорты янә игътибар үзәгендә булды.
-
Актанышта карга боткасы ашаттылар
Актанышта өлкәннәрне дә, яшьләрне дә җәлеп итәрлек «KARGAFEST-OЯFEST» – «Карга боткасы» бәйрәме узды