Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучыларда китап укуга кызыксындыру юллары

8 сентябрьдә «Китап укучы мәктәп» проекты кысаларында «Россиянең китап маяклары» Бөтенроссия китапханә-нәшрият фестиваль хәрәкәте вәкилләре Санкт-Петербургтан Владивостокка барышлый Казанга тукталыш ясап, китапханәчеләр һәм мөгаллимнәр белән очрашулар үткәрделәр.

    Очрашуларның берсе башкалабыздагы «Адымнар – бердәмлеккә һәм татулыкка юл»   полилингваль комплексында узды.  Чарада катнашучыларны  гимназия директоры Айдар Шәмсетдинов  сәламләде һәм  белем йорты,  китапханә  эшчәнлеге белән таныштырды. Россия Президенты Владамир Путин кинәшчесе, мәктәп хитапханәләре Ассоцияциясе  президенты, педагогика фәннәре кандидаты  Татьяна  Жукова,  «Страна Читалия»  халыкара мәдәни-белем бирү  проекты җитәкчесе, педагогика фәннәре докторы Ольга Мачехина һәм балалар язучылары чыгыш ясады.  Алар яшь буында китап укуга ничек мәхәббәт уяту тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, мәктәп китапханәчеләренең роле турында сөйләделәр һәм балалар өчен  махсус язылган китаплар белән таныштырдылар.

     «Читающий август» проектын гамәлгә куючылар фикеренчә, россиялеләрнең 80% ы елына кимендә 12 китап укысын өчен шартлар тудырырга кирәк. Бу максатка ирешүдә нәшир итүчеләр, язучылар, җитәкчеләр, китапханәчеләр, укучылар бер уйда һәм бер теләктә булырга тиешләр.

    Шунысын искәртик: танылган  язучылар, нәширләр мәдәният эшлеклеләре,  педагоглар, китапханәчеләр блогерлар утырган  «Книжный поезд»  Россиянең эре шәһәрләрендә шундый  бер көнлек фестивальләр, очрашулар уздыра.  Эшлекле сәфәр  5–14 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ