Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы – 2026» конкурсының II тур нәтиҗәләре

«Авыл укытучысы – 2026» конкурсы мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү учреждениеләрендә эшләүче хезмәткәрләрдә иҗади активлыкны, алдынгы инновацияләргә омтылышны тәрбияләү, укыту һәм тәрбия бирү нәтиҗәлелеген арттыру, авыл укытучыларының һөнәри мохиттә абруен күтәрү, иҗади һәм инновацион укыту алымнарын кулланучы мәгариф хезмәткәрләрен ачыклау һәм аларның эшчәнлеген җәмәгатьчелеккә таныту максатыннан оештырыла.

«Авыл укытучысы – 2026» конкурсына барлыгы 265 гариза кабул ителде. II тур нәтиҗәләре буенча финалга түбәндәге катнашучылар чыкты:

  • Әбүнәгыймова Лилия, Түбән Кама районы Шәңгәлче төп гомуми белем бирү мәктәбенең физика һәм математика укытучысы;
  • Гомәров Равил, Апас районы Апас урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы;
  • Җәләлиева Наилә, Питрәч районы Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең биология һәм химия укытучысы;
  • Назметдинова Чулпан, Сарман районы Сарман гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
  • Садыйкова Альбина, Балтач районы Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы;
  • Садриева Гүзәл, Әлки районы Базарлы Матак гимназиясенең математика укытучысы;
  • Төхбәтуллин Дамир, Азнакай районы Урманай авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Ватанны саклау  һәм иминлек нигезләре» укытучысы;
  • Шәрифуллина Ангелина, Актаныш районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;
  • Гатауллина Гөлназ, Балтач районы Кариле балалар бакчасы тәрбиячесе;
  • Гафурова Альбина, Питрәч районы Көек авылының 3 нче  «Улыбка» балалар бакчасы тәрбиячесе;
  • Дәүләтшина Миләүшә, Кукмара районы Чишмәбаш авылы балалар бакчасы тәрбиячесе;
  • Егорова Марина, Кукмара районы Нырья авылы балалар бакчасы тәрбиячесе.

Конкурсның йомгаклау этабы традиция буенча быел «Авыл укытучысы/ Авыл тәрбиячесе – 2025» конкурсы җиңүчесе – физика һәм информатика укытучысы Алмаз Җиһаншин  эшләгән  Кайбыч районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбендә узачак.  2025 елда  бәйгедә катнашучыларны Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбе  кабул иткән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ