1 июньдә Казан Кремлендә «Татарстанда җәй» балалар фестивале узачак
Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бу масштаблы гаилә бәйрәме җәйге вакыйгалар программасына старт бирәчәк. Ул Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган республика проекты «Татарстанда җәй» кысаларында уза.
Казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен ярминкәләр, осталык дәресләре, «БиЮ» дискотекасы һәм башка күңелле чаралар оештырыла. Бәйрәм сәгать 10:00 дән 22:00 гә кадәр дәвам итәчәк. Барлык теләүчеләр өчен дә керү ирекле.
Фестиваль Татарстандагы «Алдынгылар хәрәкәте» төбәк бүлекчәсе, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы һәм «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды белән берлектә оештырыла.
Фестивальнең төп сәхнәсендә артистлар, диджейлар, милли иҗат коллективлары һәм балалар студияләренең чыгышларын карап булачак. Программада «Милли» хор, «Алдынгылар хоры», «Әллүки» курайчылар студиясе, «Шаян ТВ»ның иҗат программасы, «YESнаука» лабораториясенең фәнни шоуы, «Алдынгылар хәрәкәте» флешмоблары һәм Казан триосы концерты көтелә. Сәгать 19:00 дә сәхнәдә музыкант һәм автор-башкаручы «Дышать» чыгыш ясаячак, фестиваль исә dj Malsi Music һәм dj Bubblegum B катнашындагы «БиЮ» дискотекасы белән тәмамланачак.
Шулай ук унлаган интерактив мәйданчык эшләячәк. «Татарстанда җәй» проектының мәгълүмат үзәге мәйданчыгында кунаклар республика буенча җәйге сезон вакыйгалары белән таныша, отышсыз лотереяда катнаша, өстәл уеннары уйный, махсус ачык хатлар җибәрә һәм истәлекле бүләкләргә ия була алачак.
Балалар һәм ата-аналар өчен брошь, брелок, слайм, магнитлы рәсемнәр, маскалар, антистресс уенчыклар, браслетлар һәм чәчәкләр ясау, шулай ук энҗе бәйләү, макраме, туку һәм чигү буенча осталык дәресләре оештырылачак. Балалар ярминкәсендә үсмерләр һәм яшьләр үз куллары белән ясаган әйберләр сатачак. Теләүчеләр спорт активлыкларында катнаша алачак.
«Җәй хәрәкәттә» мәйданчыгында балалар һәм ата-аналар «Лето» үзәге һәм «Сәләт» яшьләр үзәгенең җәйге ял мөмкинлекләре белән таныша, шулай ук каникулларга лагерь сайлый алачак. «СИБУР»ның «Синең Яшел Гадәтләрең» экология мәйданчыгы кунакларга заманча экогадәтләр һәм икенчел чималны эшкәртү турында сөйләячәк. Фестиваль партнерлары да — «Смена Дети», тропик күбәләкләр паркы, «Сетевая компания», Татарстан скаутлары, «Конструктерра», «Yesнаука!» лабораториясе, «Бөтенроссия студентлар коткаручылар корпусы» төбәк бүлекчәсе, MazaPark күңел ачу паркы, «Сәнәгать куркынычсызлыгы» уку үзәге — үзләренең осталык дәресләрен үткәрәчәк.
Шулай ук Казан юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең юл хәрәкәте иминлегенә багышланган мәйданчыгы эшләячәк. Кунаклар автоинспекторларның эше белән таныша, патруль автомобилендә утыра һәм «Иминлек лабораториясе» конкурсларында катнаша алачак.
Мәйданчыклар эше һәм тулы программа белән сайтта танышырга мөмкин: https://kazan-kremlin.ru/events/mezhdunarodnyj-den-zashhity-detej-v-kazanskom-kremle
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар