«Мәгариф» – бәхетле язмышым
1981 елда Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, мине Казанга, рус мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп эшкә җибәрделәр.
Шәһәр мәктәпләрендә яхшы әзерлекле педагогик кадрлар җитешмәү сәбәпле, ул елгы чыгарылыштан Казан, Чаллы, Әлмәт, Алабуга һ.б. шәһәрләргә укытырга билгеләнүчеләр шактый иде. Ул чакта үземнең – татар мәктәбен, аннан соң училищеда татар төркемен тәмамлаган авыл кызының башкалага килеп, бер каршылыксыз, рус мәктәбенә эшкә урнашуын бәхет дип санадым. Ник дигәндә, шул ук елны Казан педагогика институтына рус теле укытучысы белгечлеген алырга читтән торып укырга кергән идем.
Уйлавымча, укыту барышында рус телем тагын да шомарачак, шуңа күрә институтта уку да җиңелрәк булачак иде. Тора торгач, «тулган айның караңгы ягы» да булганын аңладым. Рус мохите үзенә «йотты», авылда башлангыч сыйныфларда ук ачыла башлаган, Арчада укыганда, шактый үсеш алган иҗади сәләтем йокымсырый башлады. Рус мәктәбендә эшләгән дистә ел дәверендә иҗаттан читләштем, ун елга ун шигырь дә язып бастырмадым дисәм дә ялгыш булмас. Башкарган хезмәтемне, укучыларымны яратсам да, күңелем нәүмиз, рухым төшенке иде. «Мин милли мәгарифкә хезмәт итәргә тиеш!» дигән уй торган саен ныграк тынгылык бирми башлады.
Гүя Күкләр мине ишетте: тарихи 1990 ел барысын да үз урынына куйды. Туксанынчы еллар башында Татарстан Республикасының дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителгәч, татар теленә киң мөмкинлекләр ачылды. Татар телен камил белгән педагогларга ихтыяҗ бермә-бер артты. 1991 елда мин дә Казанның яңа ачылган 80 нче балалар бакчасына татар төркеменә тәрбияче булып эшкә урнаштым. Анда өч еллап эшләдем. Ике улыбыз да шул бакчага йөрделәр. Алар үсә төшкәч, «укытучылыгым» мине кире мәктәпкә дәште. Һәм мин кабат «Совет мәктәбе»н – инде хәзер 1990 елның сентябреннән үзенең элекке исемнәренең берсе – «Мәгариф» дип чыга башлаган журналымны алдыра, анда үзем дә тәҗрибә уртаклаша башладым.
Суверенлык турында Декларация кабул ителгәч, мәгариф учреждениеләре тормышында зур үзгәрешләр башланды: берәм-берәм милли мәктәпләр, сыйныфлар ачылды; укыту рус телендә, туган телләрдә алып барылган мәктәпләрдә дә татар теле дәресләре гамәлгә керде. Элек атнага 1–2 сәгать укытылган сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләренең саны 5–6 га җитте, хәтта татар балаларына гарәп теле өйрәтелә, үз туган телендә «Әхлак дәресләре» дә укытыла башлады. Мин дә беренче сыйныфларда С. Вагыйзов, Р. Вәлитова язган «Әлифба»дан белем бирә башладым, В. Казыйхановның укытучылар, тәрбиячеләр өчен чыгарылган «Әхлак дәресләре» эшкәртмәләрен файдаланып, тәрбия сәгатьләре алып бардым.
Рәсми тел белән әйтсәк, Татарстан Республикасында дәүләт телләре турындагы канунны, республика гражданнарының үз туган телендә белем алуга Конституция билгеләгән хокукларын тормышка ашыру, мәгариф өлкәсенең милли тәрбия системасы эшчәнлеген үстерү тулы көченә гамәлгә куела башлады. Әлбәттә, Канунны гамәлгә ашыру барышында барлыкка килгән яңалыклар, укытучыларга, тәрбиячеләргә ирешелергә тиешле мәгълүматлар, төрле төрдәге мәктәпләрдә, сыйныфларда татар телен һәм әдәбиятын укыту алымнары, ысуллары турындагы методик киңәшләр, дәрес үрнәкләре «Мәгариф» журналында киң чагылыш тапты.
Яңа социаль юнәлешләр билгеләнү һәм элеккеге идеологик кыйммәтләрнең акрынлап юкка чыга баруы шартларында журналга укытучылар һәм тәрбиячеләр күпләп тартылды. Татар теле укытучыларына ихтыяҗ артканга күрә, махсус педагогик белеме булмаган, белем күтәрү курсларында укып методик белемнәр үзләштергән укытучыларга «Мәгариф» журналы бигрәк тә сулаган һава, эчкән су кебек кирәк иде. 2000 елга журналның тиражы 22 меңне узып китте.
Ун ел башлангыч сыйныфларда, өч-дүрт еллап балалар бакчасында, аннан соң алты-җиде еллап мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләү тәҗрибәсе мине югары категорияле белгеч дәрәҗәсенә күтәрде. Көннәрнең берендә районыбызда уздырылган «Ел укытучысы» конкурсына «Мәгариф» журналыннан килгән җаваплы сәркатип Рифкать Рафаил улы Бикчуров, чыгышларымны, сәхнәдә үз-үземне тотышымны югары бәяләп, фикерләрен журнал җитәкчеләренә дә әйткән. Әлеге конкурста катнашуым «Мәгариф» журналы бүлек мөхәррире эзләгән вакытка туры килгән булып чыкты. Мине редакциягә әңгәмәгә чакырдылар һәм журналда бүлек мөхәррире урынын тәкъдим иттеләр.
Бәрәкәтле еллар
Язмыш миңа мәрхәмәтле булды. Дәрәҗәле журналга гына түгел, мин үзләре дә педагогик уку йортын тәмамлаган, мәктәптә укыту-тәрбия эшендә бай тәҗрибә туплаган галим-мөгаллимнәр сафына кабул ителдем. Журналның баш мөхәррире, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган укытучысы Фәрит Шәрифуллин; баш мөхәррир урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәҗит Вәлиуллин; журналда 30 елдан артык хезмәт куйган өлкән журналист-методист Гөллинә Шәфигуллина, Казан дәүләт университетында белем алган, журналистика өлкәсендә бай тәҗрибә туплаган җаваплы сәркатип Рифкать Бикчуров; бүлек мөхәррирләре – филология фәннәре кандидаты Альбина Вәлиева, тәҗрибәле педагог-журналист Мидхәт Садыйков һәр эштә теләктәшләрем булдылар. Соңрак безнең коллективка тәҗрибәле башлангыч сыйныф укытучысы Кадрия Фәйзрахманова белән танылган журналист Таһир Сабирҗанов, соңрак методист-мөгаллимә Мөнирә Әнвәрова килеп кушылды.
Баш мөхәррир Фәрит ага Шәрифуллин белән иң беренче сөйләшүебез әле дә хәтердә. Ул миңа якын итеп, «сеңлем» дип дәште. Шушы сүз белән ул барлык шик-шөбһәләремне, дулкынлануымны юып алгандай булды.
– Сеңлем, – диде Фәрит абый Шәрифуллин. – Син татар телендә чыга башлаган һәм бүгенге көнгә кадәр исән-имин килеп җиткән беренче һәм бердәнбер фәнни-педагогик басмага эшкә килдең. Мин моны юкка гына әйтмим. Иң беренче эш итеп, менә бу мәгълүматларны укып, журнал тарихы белән танышып чык. «Мәгариф»кә кемнәр нигез салган, аны махсус фәнни-педагогик басма дәрәҗәсенә кемнәр күтәргән, моны белеп тору кирәк. Журналыбызда эшләү – горурлык кына түгел, зур җаваплылык та. Син бит шигырьләр дә язасың. «Мәктәп» исеме белән чыга башлаган журналыбызда язучылардан Г. Исхакый, Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Һ. Атласи, Н. Думави, хатын-кызлардан М. Мозаффария һәм башка бик күп күренекле шәхесләр үз мәкаләләрен бастырган. Аеруча журналның беренче мөхәррире, журналист Шиһаб Әхмәровның Тукай белән шагыйрьнең соңгы көннәренә кадәр аралашуын, аның Тукаебызны фотосурәтләрдә тарихта калдыруны оештыручы булуын да белеп тору кирәк. Журналның җаваплы мөхәррире вазифасын башкарган бердәнбер хатын-кызның кем булуын менә шушы материаллар белән танышкач, үзең әйтерсең, – дип, фатихасын бирде олпат педагог-журналист.
Министрның да, галимнең дә, язучының да, укытучының да язганнарына мөхәррир күзлегеннән карый белергә өйрәтте мине остазларым. Фәрит Әхмәтнур улы, кайчакта журналга язган баш мәкаләсен алып кереп: «Сеңлем, шушы материалны карап чык әле. Аеруча исем-фамилияләргә, елларга, исемнәре кергән кешеләрнең эш урыннарының, вазифаларының аталышына игътибар ит», – дип, чираттагы «Осталык дәресе»н бирде.
Соңрак Фәрит Әхмәтнур улының журнал дип, аның тарихы дип җан атуының тагын бер җитди сәбәбен белдем. Ул үзе дә 90 нчы еллар башында редакция бүлмәләрен, чынлыкта исә журналны саклап калу өчен фидакярләрчә көрәшкән булып чыкты. Газета-журналлар күпләп чыга башлагач, аларның редакцияләренә урын кирәк булу сылтавы белән, Казан шәһәр Советы сессиясе «Совет мәктәбе»нә бүлмәләрне бушатырга дигән карар кабул итә. Журналның эш бүлмәләреннән куып чыгарылуы аның таркалуына китерәчәген аңлаган баш мөхәррир республикабыз Президенты Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итә. Эш Югары Совет Рәисенә, хөкүмәт башлыгына, Прокуратурага кадәр барып җитә. Ахыр чиктә, аерым алганда, Татарстан Министрлар Советы Рәисенең ул чактагы беренче урынбасары Мансур Хәсәнов булышлыгы белән баш мөхәррир редакция бүлмәләрен саклап кала.
Кемнәр белән генә аралашмадык, кемнәр белән генә хезмәттәшлек итмәдек! Президентыбыз, Премьер министр урынбасарлары, күренекле галимнәр, мөгаллимнәр журналыбыз авторлары булды. Төрле елларда төрле мәгариф министрлары, матбугат һәм элемтә министрларыннан күп ярдәм күрдек.
Үзебезне әлеге олпат шәхесләр каршында лаеклы тота белергә, мәгънәле әңгәмә корырга, хәтта тиешенчә киенергә дә өйрәтте өлкән хезмәттәшләребез. Министрлык, Мәгарифне үстерү институты, югары уку йортлары, район мәгариф бүлекләре җитәкчеләре, мөгаллимнәр белән хезмәттәшлек итү тәртибен, «журналист этикасы»н күбрәк баш мөхәррир урынбасары Мәҗит ага Вәлиуллин төшендерде. Берсендә җәйге челләдә эшкә җиңелчә футболка, тездән түбәнрәк кыска чалбар белән килдем. Бер хезмәттәшебез авырып киткән дә, аның урынына Мәгариф министрлыгына әңгәмә оештырырга миңа барырга кушылды. Мәҗит ага өс-башыма баштанаяк карап алды да, җайлап кына: «Сания ханым, сезнең бик матур блузкаларыгыз, итәкләрегез дә бар бит. Редакция машинасы белән тиз генә өйгә кайтып, киемегезне алыштырырга туры килер. Моннан соң эшкә килгәндә, һәр очракка әзер булып килсәгез, яхшырак булыр», – диде. Шушы вакыйгадан соң мин кая, ничек киенеп барасымны җентекләп уйлый торган булдым. А.Чехов сүзләре белән әйткәндә, һәр кешенең, шул исәптән укытучының, бигрәк тә «һәр яктан мөкәммәл шәхес булырга тиеш»леген күңел дәфтәремә гомерлеккә язып куйдым.
Фәрит ага Шәрифуллин «Мәгариф» журналында 40 елдан артык фидакяр хезмәт итеп: әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкарып, аннан соң 15 елга якын баш мөхәррир булып эшләде.
Заман куйган яңа таләпләр
2004–2013 елларда журналыбызны Габделхак Гадрахман улы Шәмсетдинов җитәкләде. 2013–2016 елларда, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнгәнче, директор-баш мөхәррир булып Илдар Флүс улы Миргалимов эшләде. Лаеклы ялга чыкканчы, Сөмбел Нурислам кызы Таишева кул астында да хезмәт куйдым.
Бу еллар милли мәгарифкә, моның белән бергә «Мәгариф» журналына да зур үзгәрешләр алып килде, заман безгә яңа таләпләр куйды. Өлкән җитәкчеләр кул астында даимилеккә, сабырлыкка, «каш ясыйм дип күз чыгармаска», журналыбызның төп кыйбласын югалтмаска өйрәнсәк, яшь җитәкче Илдар Миргалимов үзе эшләгән 3–4 ел вакыт эчендә безнең фикерләүне яңа дулкынга көйләде. Миңа нәкъ Илдар Флүс улының җитәкчелегендә һәм аннан соңгы елларда җаваплы сәркатип булып эшләү насыйп булды. Әлеге чорны безнең, хезмәткәрләрнең, яңа шартларда кабаттан шәхси һәм һөнәри үсеш чоры дип атасак та була. Без тизлеккә, берьюлы берничә журнал чыгарырга өйрәндек. Бу елларда бергәләп «Магариф. РФ» электрон журналын, «Мәгариф. Татар теле» кушымтасын гамәлгә куйдык, «Авыл укытучысы» конкурсларын оештырдык.
Илдар Миргалимов җитәкчелек иткән шушы уңдырышлы елларда, төгәлрәк әйтсәк, 2015 елда «Мәгариф» журналы журналистларның «Бәллүр каләм – Хрустальное перо» республика конкурсында «Татарстан Республикасының корпоратив, махсус массакүләм мәгълүмат чаралары» номинациясендә җиңү яулады. Иң күп тавыш җыеп, «Легендар брендлар» («Легендарные бренды») конкурсының «Легендар журнал» номинациясендә җиңеп чыкты.
Моннан соңгы дистә ел вакыт эчендә журнал коллективын яңа буын алмаштырды, мәгариф сәясәте дә шактый үзгәреш кичерде. Ничек кенә булмасын, халкыбызның мәгърифәткә, аң-гыйлемгә омтылышы сүнмәс-сүрелмәс. «Мәгариф» журналы да, нинди генә шартларга куелмасын, укытучыларга, тәрбиячеләргә, мәгариф хезмәткәрләренә, үз кыйбласына һәрчак тугры хезмәт итәр дигән ышынычта калам.
Сания Әхмәтҗанова, шагыйрә, 2000–2017 елларда «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире һәм җаваплы сәркатип вазифаларын башкара
Фотолар авторның шәхси архивыннан





Комментарийлар