Балаларның ялы кызыклы, файдалы булсынга
Татарстанда 2027 елда шәһәр яны балаларны савыктыру лагерьларында гамәлгә ашыруга игълан ителгән профильле һәм тематик программаларның бердәм республика смотр-конкурсы башланды.
Ялны оштыручылар эксперт комиссиясенә җәйге сменаларны оештыруга балаларның ялын белем, иҗат һәм практик күнекмәләрне үстерү белән берләштерә торган алымнар тәкъдим итәләр. Балаларны чит телләргә өйрәтү, кино төшерү һәм сәнгатьнең башка төрләре, Татарстан һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы һәм эшмәкәрлек нигезләре белән таныштыру программалары тәкъдим ителә. Ял вакытларында тематик дәресләр, практик биремнәр, команда уеннары үткәрү каралган.
«Балалар ялы сыйфаты җәйге смена эчтәлегенә турыдан-туры бәйле. Тематик программалар балаларга сәләтләрен ачарга, үзләрен яңа юнәлешләрдә сынап карарга, командада эшләргә һәм практик тәҗрибә алырга мөмкинлек бирергә тиеш. Бу смотр-конкурс балаларның җәйге ялын эчтәлекле, кызыклы һәм файдалы итә торган программаларны, эш алымнарын сайлап алырга мөмкинлек бирә», – дип белдерде ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
Иҗади сменаларда катнашучылар актерлык осталыгын үзләштерү, режиссура, видео төшерү, монтажлау күнекмәләре алачак. Тел программасында балаларга чит телләр өйрәнүне камилләштерү, аралашу буенча чаралар үткәрү каралган. Этномәдәни программаларда балаларны төбәк халыкларының гореф-гадәтләре белән бәйле уеннар, остаханәләрдә, коллектив чараларда катнаштыру күздә тотыла.Эшмәкәрлек белән кызыксынучылар үзләрен шушы эштә сынап караячаклар.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар