Корбан гаетендә ураза тоту
Быел Корбан гаете 27 майга һәм елдагыча Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көненә туры килә. Гает намазы 03.45 минутта укыла, аннары Коръән укып дога кылына.
Намаздан соң мөселманнарга корбан чалу рөхсәт ителә. Ләкин бөтен кешегә дә бу гамәлне үтәү мәҗбүри түгел. Барлык әҗерләре, асыл хаҗәтләре өчен каралган чыгымнардан тыш, кулында файдаланылмаган 100 000 сум акчасы кала икән, андый кешеләр өчен корбан чалу фарыз. Корбан итен ул өлешләргә бүлеп мохтаҗларга тарата, үзе куллана һәм бәйрәм табынына куя ала. Корбанлык бәрәннәрнең бер яшьтәгеләрен, авырлыгыннан нормадан ким булмаганнарын сайлап алу дөрес булыр.
Хаҗда булмаганнарга тәшрик көннәрендә 26 майдан башлап биш көн ураза тоту да хәерле гамәлләрдән санала.
Автор фотосы





Комментарийлар