Татарстан парламентына конкурста җиңүчеләр җыелды
22 апрельдә Татарстан Дәүләт Советында «Парламент дәресе – 2026» кысаларында узган республика конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чарада Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Парламент дәресләре быел «Фидакяр хезмәт һәм сугышчан батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» шигаре астында республиканың барлык мәктәпләрендә һәм беренче тапкыр һөнәри белем бирү учреждениеләрендә узды. 2026 елның 2 февраленнән 31 мартына кадәр Парламент дәресе кысаларында укучылар «Хезмәт – тормыш нигезе» «Каһарманнар – батырлык үрнәге», «Хезмәт – әхлак сакчысы», «Сугышта да, көрәштә дә батырлыкка урын бар!», «Хезмәт итү – чын хәзинә», «Хезмәт кешене бизи» дигән темага нәсер, рәсемнәр, инша, видеороликлар, мәктәп проектлары, тикшеренү эшләре бәйгесендә катнашты. Педагоглар «Дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар өчен методик эшләнмәләр» конкурсында үз осталыкларын күрсәтте. Быел бәйгенең республика этабына 500 укучы һәм 102 педагог килеп җитте. Шулардан 50 укучы, 6 педагог җиңүче, 18 укучы һәм 4 педагог лауреат булды.
–Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакярлеге елында без ветераннарның, тыл хезмәтчәннәренең батырлыкларына хөрмәт күрсәтәбез. Махсус хәрби операциядә катнашучы Ватан сагында торучыларга аерым игътибар бирәбез. Безнең бурыч һәм киләчәк буынның бурычы – тарихи хәтерне саклап калу, аны буыннан-буынга тапшыру. Сезнең алда зур киләчәк, һәм ул мәктәп партасыннан башлап формалаша. Гаиләдә һәм мәктәптә патриотизм нигезләре салына. Ул хезмәтне бәяләргә, туган телне һәм мәдәниятне сакларга, Ватан казанышлары һәм аның геройлары белән горурланырга өйрәтә, – диде Марат Әхмәтов, конкурста җиңүчеләрне тәбрикләп.
Аерым номинациядә җиңүчеләрне парламент җитәкчеләре, депутатлар белән беррәттән Россия Герое, генерал-полковник Александра Лапин, Социалистик Хезмәт Герое «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе Любовь Смирнова кебек шәхесләр котлавы нур өстенә нур өстәде.
«Бүген шундый искиткеч көн. Бу балалар никадәр талантлы – алар җырлыйлар, бииләр, мәктәптә яхшы укыйлар, проектларда катнашалар. Без аларның якты киләчәкләрен күреп сөенәбез, ул һәрвакыт дәвам итсен. Без, өлкән буын, кайдадыр ярдәм итәрбез, кайдадыр әйтеп җибәрербез», – диде Любовь Смирнова, җиңүчеләрне тәбрикләп.
– Кадет мәктәпләрендә тәрбияләнүче курсантлар өчен быел махсус «Каһарманнар батырлык үрнәге» номинациясенә инша язу тәкъдим ителгән. Анда җиңүчеләрне Россия Герое Александр Лапин котлап: «Миңа бүген менә шушы искиткеч көрәштә, «Парламент дәресе» конкурсында җиңүчеләрне котлау һәм бүләкләү бик күңелле, – диде.
Шунысын да әйтик: Россия парламентаризмы көне алдыннан әлеге чараны уздыру күркәм традициягә әверелде. Парламент дәресләре Татарстан Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты белән берлектә быел унсигезенче мәртәбә уздырылды. Ул укучыларда сәяси-хокукый культура, актив гражданлык позициясе формалаштыруга юнәлтелгән.
Автор фотолары





Комментарийлар