Татарстан җыелма командасы «Профессионаллар» чемпионаты финалында 12 медаль яулады
Түбән Новгород шәһәрендәге федераль һөнәри белем бирү технопаркында «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының финалы тәмамланды.
2026 елның 27 маеннан 1 июненә кадәр узган ярышларда илнең иң көчле белгечләре төп яшь категориясендә 12 компетенция буенча көч сынашты.
Финал нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы шәхси зачетта 3 алтын, 1 көмеш һәм 1 бронза медаль яулады. Команда зачетында республика вәкилләре 1 алтын, 5 көмеш һәм 1 бронза медальгә лаек булды.
Шәхси зачетта республика уку йортларын тәкъдим иткән җиңүчеләр арасында:
1)«Бизнес өчен программалы карарлар» компетенциясендә алтын медальне Матвей Мишкин (Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы) яулады.
2) «Компьютер уеннары өчен 3D модельләштерү» компетенциясендә Самат Фәхретдинов (Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы) җиңүче булды.
3)«Мобиль кушымталар эшләү» компетенциясендә алтын медаль Антон Сурнинга (Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы) бирелде.
4)«Интерьер дизайны» компетенциясендә Самина Ибатуллина (КФУның Дизайн һәм киңлек сәнгатьләре институты) бронза медаль яулады.
5)«Кибериммун автономлык» компетенциясендә Максим Кондрашев (КНИТУның Казан технология колледжы) көмеш медальгә лаек булды.
Команда зачетында да Татарстан вәкилләре уңышлы чыгыш ясады. «Интерьер дизайны» компетенциясендә алтын медаль яуланса, «График дизайн», «Компьютер уеннары өчен 3D модельләштерү», «Мобиль кушымталар эшләү», «Кибериммун автономлык» һәм «Моушн-дизайн» компетенцияләрендә көмеш медальләр алынды. «Бизнес өчен программалы карарлар» компетенциясендә команда бронза медаль белән бүләкләнде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
«Профессионаллар» хәрәкәте талантлы яшьләрне үстерүгә, кадрлар потенциалын ныгытуга һәм Россиянең технологик лидерлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар