«Татарстанның Ел укучысы – 2026» титулы иясе – Азамат Шәрәфиев
«Татарстанның Ел укучысы – 2026» титулына Казанның Яңа Савин районы 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Азамат Шәрәфиев лаек булды.
Укучы химия предметыннан Бөтенроссия һәм Халыкара дәрәҗәдә югары нәтиҗәләргә ирешкән.
Азамат Шәрәфиев КФУның Химия институтына укырга керергә планлаштыра. Ул шулай ук фән белән шөгыльләнәчәгенә аерым тукталып үтте.
Фото: Альберт Сабир





Комментарийлар