Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Светлана Захарова Халыкара балаларны яклау көне белән котлавы
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне! Шушы уңайдан, Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Светлана Захарова бәйрәм белән котлады.
«Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар һәм дуслар! Сезне 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм. Бу якты бәйрәм безгә иң мөһим нәрсәне искә төшерә: һәр бала кайгыртуга, иминлеккә, сәламәтлеккә һәм бәхетле балачакка хокуклы.
Татарстан – үсеп килүче буынга төрле яклап үсеш өчен барлык шартлар тудырыла торган үзенчәлекле төбәк. Бездә төзекләндерелгән ишегаллары һәм мәктәпләр, иҗат өчен үзәкләр, спорт мәйданчыклары һәм яшүсмер киңлекләре, җәйге лагерьлар бар.
Балалы гаиләләрне яклауга, мәгариф, спорт, мәдәният,милли традицияләрне саклауга зур игътибар бирелә. Болар барысы да Татарстанны балалар тормышы өчен чын мәгънәсендә уңайлы һәм дус урын итә.
Мәктәпне тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучыларын аерым котлыйм. Сезнең алда мөһим һәм җаваплы этап: имтиханнар һәм киләчәк юлны сайлау. Сезгә сынауларны уңышлы узып, хыялыгызга адым ясауда ышаныч, игътибарны туплау һәм көч телим. Исегездә тотыгыз: сезнең яныгызда һәрвакыт ярдәмгә әзер булучы кадерле һәм якын кешеләрегез – укытучылар, дусларыгыз.
Кадерле дуслар! Иң күңелле вакыт – җәйге каникуллар башлана. Урамнарда, юлларда, сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмагыз.
Ял итү урыннарында балаларны караучысыз калдырмагыз, иҗтимагый киңлекләрдә үзеңне тоту кагыйләрен искә төшереп торыгыз.
Җәй куркынычсыз, имин булсын һәм балаларга шатлыклар, яңа ачышлар һәм казанышлар алып килсен. Һәр бала һәрвакыт иң якын кешеләренең игътибар, мәхәббәт һәм кайгыртуы белән уратып алынсын.
Хөрмәт белән, Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Светлана Захарова», – диелә котлауда.
Фото: Татар-информ





Комментарийлар