Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин Россиякүләм фән олимпиадаларында җиңүчеләрне котлады

Казанда бүген Россия һәм Татарстанкүләм фән олимпиадаларында җиңүче һәм призерларны бүләкләделәр. Олимпиада катнашучылары нәтиҗәлелеге буенча Татарстан Россиядә икенче урынны яулаган. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Универсиада авылында узган тантаналы чарада әйтте.

        «Бу елны да үз мөмкинлекләребезне акладык.  Ил күләмендә без беренче бишлеккә кердек. Россия  дәрәҗәсендә  бу бик зур җиңү дигән сүз.  Олимпиадада җиңүчеләр  саны буенча беренче урында Мәскәү, аннары Мәскәү  өлкәсе, Санк- Петурбург шәһәре. Яшь талантларны ачу  нәтиҗәлелеге ягыннан  караганда Татарстан икенче баскычта», – диде министр.

 Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында быел Татарстаннан  563 укучы катнашкан, шуларның 47се җиңүче һәм  222 се призер булган.  Чарада аларны  бәйгегә әзерләүдә  150 укытучы-остазның хезмәте аерым билгеләп үтелде. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә, алдагы еллар белән чагыштырганда күрсәткечләр үсешкә таба бара.  Илсур Һадиуллин зур күрсәткечләр өчен катнашучыларга һәм аларны әзерләүчеләргә  рәхмәт әйтте. Илкүләм олимпиада җиңүчеләренә һәм призерларга 100 -150 мең күләмендә акчалата бүләк бирү каралган. Бу максатларда республикабыз казнасыннан барлыгы 30 миллион  сум акча бүленгән.  Укытучылар  һәм тренерларны елдагыча  матди  кызыксындыруга  22 миллион сум акча тотылачак. 

Шунысын да әйтик:  2025/2026 уку елында фән олимпиадасының республика этабында  831 616 укучы  төрле фәннәрдән  сәләтен, осталыгын күрсәткән.   Бәйгенең йомгаклау этабында иң күп  катнашучы укучылар:  информатика, матерматика,  хезмәт,  физик культура,  җәмгыять  белеме,  инглиз теле,  иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау фәннәрен сайлаган.

  2026 елда  химия, математика һәм информатика буенча Бөтенроссия  бәйгесендә җиңгән  Татарстан укучылары  халыкара олимпиадаларда  катнашучы җыелма команда составына кертелде.  Бу үзе үк  республикабызда  белем бирү дәрәҗәсенең  югары һәм талантлы  укучыларның  күп булуын  дәлилли.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ