«Алмачуар» - «Сәйяр» фестивале исемен үзгәртә
18 майда Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә Казан шәһәре мәктәп һәм балалар бакчаларының театр коллективлары «Сәйяр» фестиваль-бәйгесенең йомгаклау чарасына җыелды. Быел бәйгедә 130 балалар бакчасыннан һәм 55 мәктәптән барлыгы 2900дән артык бала катнашты. Район һәм шәһәр этапларында чыгыш ясаган бу яшь талантлар арасыннан нәтиҗәдә финалга 21 балалар бакчасы һәм 25 мәктәп театр төркеме узды.
Җиңүчеләрне сәхнәдән татар театрының мәртәбәле артистлары бүләде. Иң шәп спектакль куйган мәктәп һәм балалар бакчаларына акчалата бүләкләр тапшырылды.
Шул ук вакытта 30 еллык тарихы булган фестиваль-бәйге быел зур үзгәрешләр кичерә: «Сәйяр» фестивале «Алмачуар» яшь буын театр фестиваленә әверелә. Йомаклау тантанасы да яңа исем астында узачак. Алдагы елда бәйгенең шартлары да яңартылачак. Әмма төп максат үзгәрешсез кала: үсеп килүче буында театр сәнгатенә кызыксыну уяту, иҗат аркылы татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.
Белешмә
Казан шәһәрендә балалар татар театр коллективларының «Сәйяр» фестивале 1998 нче елдан уздырылып килә. Фестивальнең тәүге елларында анда бары шәһәр мәктәпләре генә катнашты. 2015 нче елдан «Сәйяр» аерым республика конкурсы буларак оештырыла башлый. Бу зур хәрәкәткә республика шәһәр-районнарының балалар бакчалары да килеп кушыла. Казан шәһәре фестивале һәм республика фестивале икесе ике төрле бәйге булса да, 2026 елга кадәр бер исем астында үткәрелде. Быелдан буталчыклардан арыну һәм Казан шәһәре фестиваленең эшчәнлеген киңәйтү, эчтәлеген тирәнәйтү һәм аның дәрәҗәсен тагы да күтәрү максатыннан, фестиваль үз эшен «Алмачуар» яшь буын театр фестивале исеме белән дәвам итәчәк.





Комментарийлар