«Чәй эчәбез бал белән, бала-чагалар белән»
Бала, бакчадагы беренче адымнарыннан ук, үз милләтен таный, белә башлый. Ә нәрсә соң ул миллилек? Бу, әлбәттә, ана телебезне белү, гореф-гадәтләргә тугрылык, милләтнең үзенчәлекле кием-салымы, зәркән эшләнмәләре, аш-суын аеру, олыларны хөрмәт итү, гаилә кыйммәтләрен саклау.
Рәйдә ГАЗИЗУЛЛИНА,
Казан шәһәре Совет районы 261 нче балалар бакчасының
I квалификация категорияле тәрбиячесе
Лилия ГАЛИМУЛЛИНА,
Казан шәһәре Совет районы 261 нче балалар бакчасының
I квалификация категорияле тәрбиячесе

Өлкәннәргә карата һичсүзсез ихтирам, сабыйларны ихлас ярату һәм тату гаилә төзү – татарларның яшәеш таләбе. Олыларның шәхси үрнәге – үсеп килүче буын өчен иң күркәм тормыш сабагы ул. Шуңа да гаилә һәм балалар бакчасының бердәм тәрбия системасын тулы куәтенә эшләтү мөһим. Моның өчен һәрбер ата-ана белән тыгыз элемтә урнаштырырга тырышабыз. Ата-аналар белән эшләгәндә, алар үзләрен гомуми эшнең катнашучылары итеп тойсын өчен, проект эшчәнлегенә, конкурс хәрәкәтенә зур урын бирәбез. Проектлар балаларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә карап сайлана, сайлау мөмкинлеге әти-әниләргә дә бирелә.
Мәктәпкә әзерлек төркемендә әти-әниләр белән бергә уздырылган «Чәй эчәбез бал белән, бала-чагалар белән...» проекты аеруча игътибарга лаек. Иң беренче, балалар белән ризыкны әзерләү өчен кирәкле чималларны өйрәндек һәм бергәләп ясап карадык. Әзерләгән вакытта чиста-пөхтә булу зарурлыгына басым ясау әһәмиятле. Башка яулык бәйләү, алъяпкыч кию, тастымаллар куллануның мөһимлеген ассызыклыйбыз. Ашамлыкны әзерләгәндә, кирәкле савыт-сабаның атамаларын өйрәндек. Хәзерге вакытта кулланылудан төшеп калган, әмма әби-бабаларыбызның хәтерендә сакланган кирәк-яракларны искә төшердек. Монда безнең бакчабызда эшләүче мини-музей ярдәмгә килә, балаларны шунда тупланган аш-суга кагылышлы борынгы экспонатлар белән таныштыру аерым әһәмияткә ия. Биредә аларны күзәтү генә түгел, бәлки кулга тотып карау – тактиль тәэсирләр тудыру мөмкинлеге дә бар.
Татар халкының фольклоры бик бай. Шулар арасыннан аш-суга кагылышлы мәкаль-әйтемнәрне барладык, әкиятләр укыдык, җырлар, шигырьләр өйрәндек.
Чәй эчү йоласы турында тәфсилләп таныштырыр өчен, Милли музейның өлкән фәнни хезмәткәре Илнур Газизуллинны җәлеп иттек. Балалар Илнур Рәшит улын бик кызыксынып тыңлады. Чәйнең бихисап төрләрен, аеруча такта чәйне кулларында тотып карау – алар өчен гаҗәеп бер күренеш! Проект кысаларында бакча белән генә канәгатьләнмичә, Милли музейның үзенә дә сәяхәт кылдык. Анда балалар белән татар халкының тарихына кагылышлы экспонатлар аша икмәкнең безнең табынга килеп ирешкәнче үткән юлы белән таныштык. Балалар кул тегермәнендә орлыктан он тарттырып карап, хәтта ки камыр басарга, уклау белән җәяргә өйрәнде.
Казаныбызның «Татар китабы йорты»ннан килгән өлкән фәнни хезмәткәр Гөлназ Җиһангирова балаларны аш-суга багышланган китаплар, аерым кешеләрнең кулдан ясалган китаплар коллекциясе белән таныштырды. Әйтергә кирәк, бездә һәр очрашу нигъмәтләрдән сыгылып торган һәм самавырда кайнаган, төрле үләннәр салып дәмләнгән хуш исле чәй табыны белән тәмамлана.
Чәй эчү йоласын үткәргәндә, бер мөһим аспектка игьтибар итмичә булмый. Ул да булса – табын әдәбе. Балаларга өстәл янында үзеңне ничек тотарга, ризыкны ничек кабул итәргә тиешлекне аңлату зарур. Аларны бер-берсен сыйларга, кунакчыллык сыйфатларын булдырырга, коллективта югалып калмаска, аралаша белергә өйрәтәбез.
Проект азагында әниләребез өйдә бала белән бергә милли ризык әзерләп, шуны видеога төшерде. Шулай итеп, безнең видео рецептлардан электрон китабыбыз барлыкка килде. Шунысы кызык: кайбер ризыкларны яшь әниләребезнең ишеткәннәре дә юк икән! Шуңа да бу очракта безнең максатыбыз бик актуаль, көн кадагына суга – милли ризыклар аша татар халкының тарихын күрсәтү һәм милли мәдәниятнең асылын аңлату милли ашлар аша яшьләрдә милли горурлык хисе тәрбияләү. Татар ризыгы өчен чикләр юк. Чәкчәк, гөбәдия кебек атаклы милли ризыклар бөтен дөньяны яулап алды инде! Тәмле сыйлар тезелгән бай табын, гадәттәге күчтәнәчләр – татар кунакчыллыгының нигезе, юмартлык, теләктәшлек һәм эчкерсезлек чагылышы.
Гомумән, милләтебез үз асылына кайтсын, кеше үзенең милли үзаңын үстерсен өчен, милли тәрбия өлкәсендә балалар бакчасыннан ук төпле эш алып барылырга тиеш, шул вакытта гына без куйган максатларыбызга ирешә алачакбыз.





Комментарийлар