Сугыш чоры балалары
Бөек Җиңү көнендә без үткәнгә борылып карарга гадәтләнгәнбез. Җиңү шатлыгын татыганчыга кадәр никадәр күз яшьләрен түгәргә, якыннарыбызны югалтырга туры килгән. Ватан азатлыгы өчен көрәшкә киткәндә бишектә генә калган балалар язмышы турында да уйланам мин. Аларны бигрәк тә Ренат Харис, Рәдиф Гаташ, Фоат Галимуллин, Гәрәй Рәхим кебек әдипләр бик оста тасвирлыйлар. Чөнки алар 1941 елда дөньяга аваз салганнар, «Без – 41 нче ел балалары» дип күп тапкырлар сөйләгәннәре бар. Алар төрле төбәкләрдә туып үссәләр дә, язмышлары бер – бала чакта әти дип әйтә алмаганнар, әле күпмесе Бөек Җиңү көннәрен әтисез, ярым ятим бала булып бәйрәм иткән. Ил язмышы белән кешеләрнеке бергә үрелеп бара шул. Сугыш ачысы һәм Җиңү шатлыгы мәңге онытылмаслык.
2026 елның 6 маенда үзенең 85 нче язын каршы алган күренекле шагыйрь Ренат Харис әдип һәм шәхес буларак күңелемә аеруча якын. Ул оештырган һәм басманың баш мөхәррире булган «Татарстан хәбәрләре» республика газетасында аның белән иңгә-иң торып шактый эшләргә туры килде. Иҗаты белән бала чактан ук таныш идем.
Аның сугыш, тынычлык турындагы шигырьләрен әле дә дулкынланмыйча укый алмыйм. Чөнки үзем үскән гаиләне дә сугыш ачысы читләтеп үтмәгән, яу кырында ятып калучылары да, Җиңү белән кайтучылары да, тылда хезмәт куйган әнием, аның туганнары хакында да язарга мөмкин булыр иде. Әмма сүзем башкада.
Ренат Харис язган «Кырык берләр» дип аталган шигырен кабат укыйм...
Сугыш башлануга ярты секунд...
1.Самолёттан кубып, бомбалар
әле җиргә төшеп өлгермәгән...
Әле күктә утлы тонналар...
Аста әле җәннәт тынычлыгы,
офык караңгысы аллана...
Ә бомбалар оча безгә таба,
кире бора алмый Алла да...
2.Сугыш башлануга җиде секунд...
Моны әле беркем сизенми...
Бу – Вакытның кешегә карата
хыянәтчел тыныч мизгеле...
Була кайчак – дөнья тынып кала,
кайтавазлар кайтмый әйләнеп...
Хыянәтчел тынлык тудырадыр
кеше цунамиен – хәйләне...
3. Сугыш башлануга җиде минут...
Җиргә тиеп шартлый тимерләр...
Һәм илаһи булып туасы таң
Иблис күзе кебек тилерә...
Чык суында битен юган Җиргә
Һабил канына тиң кан тама...
Кояш бәйрәм итәсе урында
утлы сөрем итә тантана.
4.Сугыш башлануга җиде сәгать.
Охот диңгезеннән Балтыйкка
хәтле арадагы имән ирләр
әйләнәләр җанлы мылтыкка...
Ә Дәҗҗалның төпсез тамагына
эшелоннар ага торалар...
Яңа әти буласы егетләр
ит чапкычка кереп турала...
5.Сугыш башлануга җиде тәүлек...
Җан төшенә инде чынлыкны...
Сабый ләкин белми ятимлеген,
тол әлегә белми толлыгын.
6.Сугыш башлануга җиде атна...
Кара кәгазьләрнең өере
шәһәр, авылларга каурый коя...
Бугазда – үч, нәфрәт төере...
7.Сугыш башлануга җиде айлар...
Ил исенә килә, туплана.
Сары балчыккача туфрак ашап
килгән Дәҗҗал тала, туктала...
8. Без шул секунд, минут һәм айларда
имеп туялмаган сөт аша
яу кырында булган әтиләрнең
кан юлына барып тоташкан.
Кырык берләр бит без! Кырык берләр!
Без чирканчык алдык дәһшәттә...
Бернигә дә аптырамау хисе
безне Җирдә горур яшәтә!
9. Сугыш башлануга тиздән җитмеш...
Яу эзләре әкрен суына.
«Кырык беренче ел» дигән өч сүз –
утлы мөһер безнең буынга.
1418 көн һәм төн барган бу мәхшәрдән Совет солдатлары ватаныбызны һәм бөтен Европаны фашизм коллыгыннан коткарды. Әнә шундый вакыйгаларны тасвирлап шигыйрь язу – үзе дә батырлык. Бөек Ватан сугышын, фашистларга каршы совет халкыбызның героик көрәшен без хәтердә сакларга, иминлекне якларга тиешбез. Ренат Харис үзенең бер шигырендә безне болай дип кисәтә кебек:
«Сугышларны минем күргәнем юк.
Күп күрдем мин ләкин эзләрен
Үз илемдә, ерак Европада...
Бүген менә сугыш күзләре».
Бөек Җиңү китергән сугышчыларның оныклары бу хакта уйланамы икән? Әллә сугыш елларында дөньяга килеп, тәпи басар басмас тормышның ачысын күреп үскән балалар гына шулай уйларга һәм үзеннән соң матур эз калдырып китәргә сәләтлеме соң?!
Ренат Мәгъсум улы Харисов – Россия күләмендә танылу казанган татар шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, публицист. Ул Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Россиянең Дәүләт премиясе, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Державин исемендәге әдәби премияләр иясе, Татарстанның халык шагыйре, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе. Ветеран язучы әле дә булса иҗат казанында кайный, аның каләменнән сугыш һәм тынычлык, илебез патриотлары турында сөйләгән әсәрләр төшеп торган чагы. Бөек Җиңү һәм гомер бәйрәмен билгеләп үткән көннәрдә олпат әдипкә озын гомер теләп калабыз.





Комментарийлар